Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көтүче генә димәгез

Татар Танае урта мәктәбендә элек-электән уку-укыту барышында балаларны хезмәткә өйрәтүгә зур әһәмият биргәннәр. Нәтиҗәсе күз алдында: узган җәйдә мәктәпнең VII-XI сыйныфларында укучы 15 егете (!) көтү көтәргә алынган. Тарих битләреннән мәгълүм булганча, безнең халык иң ышанычлы һәм иң җаваплы кешеләргә генә көтүне ышанып тапшырган, чөнки терлек, бигрәк тә сыер бөтен...

Татар Танае урта мәктәбендә элек-электән уку-укыту барышында балаларны хезмәткә өйрәтүгә зур әһәмият биргәннәр. Нәтиҗәсе күз алдында: узган җәйдә мәктәпнең VII-XI сыйныфларында укучы 15 егете (!) көтү көтәргә алынган.


Тарих битләреннән мәгълүм булганча, безнең халык иң ышанычлы һәм иң җаваплы кешеләргә генә көтүне ышанып тапшырган, чөнки терлек, бигрәк тә сыер бөтен гаиләне туендыручы булган һәм аны күз карасы кебек кадерләп караганнар, тәрбия кылганнар. Мәктәп укучыларының кайсыберләре авыл көтүен көтәргә ризалашса, үсмер егетләрнең күпчелеген Идел аръягы зонасындагы төп инвестор - «Красный Восток»-Агро» ачык акционерлык җәмгыятенең Яшел Үзән филиалы килешү нигезендә үзенә эшкә чакырган. 400гә якын сыер булган көтүне нибары өч көтүче көткән. XI сыйныф укучылары Камалиев Булат, Фәхриев Булат һәм Х сыйныф укучысы Давыдов Артем бергә эшләгән. Көтүне Гөбенә елгасы буендагы сусыл яшел үләнгә бай болыннарга, фермадан 3-5 чакрым ераклыктагы тугайларга алып китә торган булганнар.
- Бер өйрәнгәч, сыер көтүнең әллә ни авырлыгы юк инде аның, - дип сөйли яшүсмерләр. - Иртәнге 5тә торуы гына бераз читенрәк. Сыер бозаулаганда игътибарлырак булырга кирәк тагын. Көндез, сыерлар ятып ял иткәндә, бераз безгә дә ял тиде.
Кояшлы матур көннәрдә төрле-төрле чәчәкләргә күмелгән болында, кошлар сайрап, күбәләкләр очып торганда, берсүзсез, җанга рәхәт, әмма яшен яшьнәп яуган яңгырлы көннәре дә булган бит табигатьнең. Болында йөргәндә көненә 4әр сыер бозаулатканнары, кайбер чакта бозауны тартып алырга туры килгәне, яңгыр яуганда кайтып җиттек дигәндә генә бер сыерны яшен сукканы әле дә күз алдында аларның.
Хәзер, мәктәптә укулар башлангач, болыннарда көтү көткән чакларын сагынып, матур хатирәләр белән искә ала һәрберсе. Һава торышы нинди булуга карамастан, 15 яшүсмернең берсе дә сынатмаган, үзенә тапшырылган эшне намус белән башкарып чыккан һәм, сезон тәмамлангач, терлекне исән-имин хуҗаларына тапшырган.
-Укучыларыбызның һәркайсы мактауга лаек, - дип сөйли мәктәп директоры Венера Гарипова. - Авыл баласы кечкенәдән шулай хезмәттә чыныгып үсә, шуңа күрә эштә генә түгел, укуда да өлгер алар. Камалиев Булат «5»ле билгеләренә генә укый. Сыйныф старостасы буларак, мәктәпнең бөтен җәмәгать эшләрен оештыруда башлап йөри. Фән олимпиадаларында катнаша.
- Фәхриев Булат та яхшы укый, - дип сүзгә кушыла XI сыйныф җитәкчесе Сания Тимершина. - Ел саен җәй көннәрендә «Красный Восток»-Агро» җәмгыятенең Яшел Үзән филиалында көтү көткән Йосыпов Рамил бик тә игелекле, шәфкатьле егет булуы белән аерылып тора.
Көтү көтеп, җәмгыятькә һәм гаиләгә файда китергән бүтән укучылары турында да укытучылар бары тик матур фикердә. Шулай ук XI сыйныфта укучы Шакиров Булат, Вильданов Илнар, X сыйныфтан Давыдов Артем, Уразов Фәнил, VIII сыйныфтан Халиков Марат, Бикзиннуров Булат, Менделуц Эдуард, Зиннәтуллин Фаяз, VII сыйныфтан Хәйбуллин Разил, Гайфуллин Айдар, Гыйрфанов Алмаз, Әдиятуллин Айрат кебек эшчән, хезмәттә чыныгып үскән, мәктәпнең һәм авылның дан-шөһрәтен арттыруга өлеш кертүче яшүсмер егетләр турында укытучылары сәгатьләр буе сөйләргә риза. Намуслы хезмәт белән «Красный Восток»-Агро» җәмгыяте җитәкчеләренең дә ихтирамын казанган яшүсмерләр. Кайгыртучанлык һәм хөрмәт билгесе буларак, озын җәй буена көтү көткән укучыларны «Красный Восток»-Агро» җәмгыяте Казанга аквапаркка ял итәргә алып барган.

Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X