Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күршене сайлап алмыйлар (1нче кисәк)

Кемнәр соң алар - гомер буе авызыннан папирос төшерми озын чуар күлмәге белән «урам себереп» йөрүчеләр?

Безнең район республиканың башка районнары кебек үк күпмилләтле район һәм без гомер буе дәүләтебездә төрле этнослар яшәвенең плюсләрен, ягъни яхшы якларын ассызыклыйбыз. Чегәннәргә килгәндә исә, кызганыч, алай дип әйтеп булмый. Яшел Үзән районында чегәннәр килеп урнашкан берничә урын бар һәм аларның берсе - Карамалы Тау бистәсе.
Карамалы Тау бистәсе территориясендә якынча 265 чегән яши. Паспорт өстәлендә исә яшәү урыны буенча нибары 106сы гына теркәлгән. Мин кулланган «якынча» сүзен аңлатып була. Табор, Аллаһның амин дигән сәгатенә туры килеп, кунакка гына килеп тә, соңыннан яшәргә калучылар, яңа туган, әмма теркәлмәгән балалар исәбенә үсә бит.
1987 елда ук Яшел Үзән районы Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистәнең халык депутатлары Советының башкарма комитеты карары нигезендә чегән гаиләләренә 9 җир участогы бүлеп бирелә. Ә рәхмәт урынына:
- Халык рәхәтләнеп ак гөмбә җыя торган каенлыкны чегәннәр үз йортларын җылыту өчен кисеп бетерде һәм бу урынны шулкадәр пычрак урынга әйләндерде ки, без аны бер чакрым урап үтәргә тырышабыз, - ди бистәнең төп халкы.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X