Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көрәшче Фирдүс Зәйнуллин, Пермьдә ярышта җиңеп, Урал Кубогы белән кайтты

Хәзер спорт ярышлары сезоны башланып китте. Россиянең һәм Татарстанның төрле шәһәрләрендә бәйгеләр уздырылып, көчлеләр билгеләнә.

Менә күптән түгел генә Пермьдә ел саен уздырыла торган Урал Кубогына татар-башкорт көрәше буенча Россия күләмендәге бәйге булып, анда Татарстан җыелма командасы составында Яшел Үзән алыпбатыры, берничә ел рәттән район сабан туеның баш батыры булган Фирдүс Зәйнуллин да бар иде. Фирдүс бу мәртәбәле ярышта Яшел Үзәннекен генә түгел, Татарстанның да данын күтәреп кайтты.

Әлеге турнирда Россиянең җиде регионыннан иң көчлеләр бил алышты. Фирдүс Зәйнуллин шушы киеренке көрәштә оста алымнар кулланып, Россия күләмендәге көчле батырларның берсе булган Айдар Махъяновны егып, 100 килограммнан авырраклар арасында беренче урын алды һәм бик күп спортчыларны кызыктырган Урал Кубогына ия булды.

Гомумән алганда да, Татарстан командасы анда бик яхшы чыгыш ясап (4 көрәшче үз авырлыклары буенча җиңгән), командалар арасында беренче урынга чыкты.

Фирдүс былтыр да шушы кубок өчен Красноуфимскийда көрәшкән булган. Анда да аңа тиңнәр табылмаган.

Якташыбызны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да шундый ук уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев