Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көрәш Күгәйгә дәүләт китерде (фоторепортаж)

Аллаһка шөкер, татар дөньясында батырлар да каһарманнар да, алар хөрмәтенә уздырыла торган бәйгеләр дә җитәрлек.

16 майда, Күгәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм Күгәйдә туып үскән Советлар Союзы Герое Хәлил Зиннәтулла улы Хәйруллин истәлегенә 1999 елгы һәм аннан да яшьрәк көрәшчеләр арасында район - ара ачык көрәш турниры булып узды. Ярышка Яшел Үзән шәһәреннән, Апас, Кайбыч, Биектау, район авылларыннан Осиново, Танай, Урысбага, Ачасырдан яшь көрәшчеләр килгән иде.

Көрәш карарга җыелган халыкны иң башлап эстрада җырчысы Альбина Апанаева котлады һәм үзенең җырлары белән күңелләрне күтәрде. Күгәй мәдәният йорты каршында оешкан "Сәйләннәр" бию төркеме кызлары да тамашачылар күңеленә хуш килде.

Һәр ярышның дәрәҗәсе, статусы анда катнашучылар саны белән генә түгел, ә аңа кемнәр, ягъни нинди дәрәҗәле кунаклар, җитәкчеләр килү белән дә билгеләнә. Мең төрле мәшәкатьләр булса да, быелгы турнирга СССРның спорт остасы, ТР көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Гарифулла улы Хәйруллин, легендар көрәшче һәм остаз, якташыбыбыз Динар Хабул улы Хәлилов, СССРның күп тапкырлар чемпионы Анатолий Бозин, көрәшче, ТР "Агро-хим үзәге" җитәкчесе Әнәс Әхтәм улы Локманов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. Көрәш тантанасын ТР көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Гарифулла улы Хәйруллин ачып җибәрде. Ул яшь көрәшчеләрне котлап, ярышны оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук районда һәм республикада көрәшне үстерүгә өлеш керткәннәре өчен "Күгәй" хуҗалыгы җитәкчесе Ирек Галимулла улы Хайруллинга һәм Күгәй мәдәният йорты җитәкчесе Алмаз Хазинур улы Шәйхнуровка ТР премьер министр урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтовның Рәхмәт хатын тапшырды.

Ярышның баш хөкемдары һәм оештыручысы Алмаз Хазинур улы ярышны үткәрергә ярдәм күрсәткән игәнәчеләрне атап китте. Авылның милләт җанлы кешесе Рафил Гарифҗан улы Җәләлиев, Рушан Фәрди улы Фасхутдинов, Рөтәм Рушан улы Фасхутдинов, Әнвәр Габбас улы Минуллин, Әнәс Әхтәм улы Локманов, Ирек Галим улы Хәйруллин, Венера Ринат кызы Камалова, "Наско" иминият компаниясенең Норлат бүлеге җитәкчесе Илнур Вәрис улы Ихсанов, Наил Галим улы Хәйруллин. Шулай да бу бәйгегә иң зур бүләкне Аллаһы Тәгалә җибәрде. Ярыш башланыр алдыннан гына күптән күктән көтелгән дәүләт - яңгыр яварга тотынды. Бу күренеш җыелган халыкның күңелен тагын да күтәреп җибәрде - авылга ике бәйрәм берьюлы килде.

Келәмдә бил алышуларның үзләренә килсәк, алар һәр үлчәү авырлыгында бик кискен барды. Бәйгене игътибар белән карап барган тамашачы Ихсанов Фәнис (Күгәй), Сабиров Альмир (Апас), Гайнуллин Мурат (Күгәй) һәм 65 һәм югары үлчәүдә мәйдан тоткан Заһидуллин Рәмзис кулланган алымнарны бик ошаттылар.

Быелгы ярышның чемпионнары һәм призерлары:

22 кг - Ихсанов Фәнис 1 урын (Күгәй)

Шәйхнуров Мурат 2 урын (Күгәй)

Мифтахетдинов Илгиз 3 урын (Күгәй)

25 кг - Сабиров Альмир 1 урын (Апас)

Самарский Виктор 2 урын (Кайбыч)

Хәйруллин Сәид 3 урын (Урысбага)

28кг - Шәйхнуров Булат 1 урын (Күгәй)

Абдулхаев Алмаз 2 урын (Күгәй)

Хәйруллин Адель 3 урын (Күгәй)

30 кг - Шәйхелисламов Рөстәм 1 урын (Яшел Үзән)

Зиннәтуллин Диас 2 урын (Танай)

Гафиатуллин Рәдис 3 урын (Ачасыр)

32 кг - Биктагиров Айнур 1 урын (Яшел Үзән)

Абдулхаев Ильмир 2 урын (Күгәй)

Саитов Нариман 3 урын (Танай)

36 кг - Гобәйдуллин Ришат 1 урын (Биектау)

Яруллин Инсаф 2 урын (Яшел Үзән)

Салаватуллин Айрат 3 урын (Апас)

40 кг - Гәләветдинов Инсаф 1 урын (Биектау)

Сафин Динар 2 урын (Яшел Үзән)

Сафиуллин Сөнгать 3 урын (Яшел Үзән)

43 кг- Гайнуллин Мурат 1 урын (Күгәй)

Ихсанов Фәниль 2 урын (Күгәй)

Гилязов Җәвит 3 урын (Күгәй)

45 кг - Салаватуллин Адель 1 урын (Апас)

Шәфигуллин Артур 2 урын (Яшел Үзән)

Садыков Динар 3 урын (Танай)

50 кг - Хәкимуллин Фәнил 1 урын (Биектау)

Вәлиев Булат 2 урын (Апас)

Хәйретдинов Нияз 3 урын (Яшел Үзән)

55 кг - Нәҗмиев Данил 1 урын (Апас)

Ибәтуллин Әкмәл 2 урын (Яшел Үзән)

Сагеев Зөлфәт 3 урын (Күгәй)

60 кг - Ганиев Булат 1 урын (Яшел Үзән)

Гайнуллин Давыт 2 урын (Яшел Үзән)

Фәсхетдинов Раиль 3 урын (Апас)

65кг - Загидуллин Рәмзис 1 урын (Күгәй)

Нигъмәтуллин Алмаз 2 урын (Апас)

Гайнуллин Айнур 3 урын (Яшел Үзән)

Яхшы остазлардан башка яхшы көрәшчеләр дә үсә алмый. Яшел Үзәннән Илдус Рәхимов, Камил Хәмидуллин, Карагужадан Илшат Камалиев, Осиноводан Фирдүс Зәйнуллин, Күгәйдән Алмаз Шәйхнуров, Танайдан Ирек Зәйнуллин, Апастан Ринат Гилаев, Биектаудан Анатолий Бозин шәкертләре елның елында үзләрен таныталар. Ә хәзерге чемпионнарга килсәк, аларның чемпионлыкка хозурланып йөрергә әлләни вакытлары юк - 30 майда Карагуҗада узачак ачык турнирга әзерләнергә кирәк. Уңышлар сезгә, яшь батырлар, безнең район данын һәрвакыт шулай югары тотыгыз!

Шушындый дәрәҗәле кунаклар, батыр йөрәкле яшүсмерләр җыелган урынны халык арасында "Бер очрашу - үзе бер гомер " дип юкка гына әйтмиләр инде. Бу чарада катнашмаган көрәшчеләр, тамашачылар нинди файдалы аралашудан, осталык туплаудан һәм чын милли тамашадан мәхрүм калганнарын аңласалар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X