Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күпер салу зур әҗер

Без - Бакырчы авылының үзәк урамында яшәүче дүрт хуҗалык чокырның - бер ягында яшибез. Күптәнге күперебез череп, яраксыз хәлгә килгән иде.

Яз-көз пычрак, күпер аша чыгып йөрергә бик куркыныч иде. Сиксәннән узган әбиләр, бала-чага бар бит. Урамыбыз ир егетләре бергә сөйләште дә, бер сүзгә килеп, күперне яңадан машина чыгарлык итеп төзәтеп куйды. Аны төзекләндерүдә мәчет тә зур ярдәм итте - җыелган хәер акчасын бирде. Рафикъ Бәхтияров цемент белән булышты. Гомумән, һәр эштә булышып тора Рафикъ, Аллаһының рәхмәтендә йөрсен. Зөлфәт Зәйнуллин техника белән ярдәм итте. Урамыбыз егетләре - Рияз Нигъмәтуллин, Флер Зәбиров, Фидаиль Галиуллин, Рәмил Гатауллин, Зөфәр Хәйруллин, Рәзил Бикмуллин күперне эшләп бетерделәр, Аллаһка шөкер. Ил төкерсә, күл була, дип белми әйт­мәгәннәр. Бердәмлеккә ни җитә, авылыбыз халкы бик бердәм.
Күпер салу - зур әҗер, зур эшне башкарып чыкты балакайларым. Эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә, ил-көнебезгә тынычлык телибез.
Үзәк урамда яшәүче әбиләр исеменнән -
Сания Зәбирова.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев