Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күп балалы гаиләләргә бәйрәм бүләге

«Иҗтимагый совет белән каникул» Бөтенроссия акциясе кысасында Яшел Үзән районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең иҗтимагый советы вәкилләре Гәбделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Любовь Ларионова һәм Виктор Корнев күп балалы гаиләләрне Белем көне белән котлады.

Яңа уку елыннан балалар белән очрашу матур бер гадәткә кереп бара. Иҗтимагый совет әгъзалары балаларга матур теләкләрен теләп, әти-әниләре үтенече белән алынган аяк киемнәре, китап­лар, мәктәп кирәк-яракларын тапшырды. Балалар кунакларны бик шатланып каршы алды. Аягына таман килгән туфлиенә 10 яшьлек Полина Шипекаева сөенеп туя алмады. Капитоновлар гаиләсендәге укучылар исә Иҗтимагый совет бүләк иткән спорт аяк киемнәренә рәхмәтләрен җиткерде. Алар исә укуда тырышачакларын белдереп, кунакларга концерт та әзерләгән иде.

Лилиана Куликова.

Язманың тулырак вариантын газетаның 66нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев