Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кояшлы Вьетнам

Туган якның матур җәен калдырып, ял итәргә еракларга киткәннәрне аңламыйм, ә менә кыш аенда кояш кыздырган якларда җәйне озынайтып кайту - бөтенләй икенче икән.

Кайчан да булса Вьетнамга барып чыгармын дигән уйны һич кенә дә башыма китергәнем юк иде. Гаиләбез белән Мисырда ял итәргә дип җыенган җирдән, кинәт кенә бар да үзгәрде, һәм без Вьетнам социалистик Республикасына юл тоттык. Самолетыбыз Камрань аэропортына килеп төшкәндә, Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать ике иде. Вакыт бездәгедән дүрт сәгатькә алдан йөри булып чыкты. Самолет баскычына чыгып басу белән үк, битебезгә кайнар һава килеп бәрелде. Нибары ун сәгать эчендә салкын кыштан җәйгә чыктык та куйдык! Караңгы төшеп килә торган мизгел булуына карамастан, баш өстендә, күңелләрне җилкендереп, якты кояш балкый иде. Чик буе таможня бүлеген җитез генә үтеп, төрледән-төрле экзотик агачларга соклана-соклана, туристларны алырга килгән автобуска юнәлдек.

"Оныткансың икән, димәк бүләк иткәнсең"

-Хин чао!

Анда безне урыс телендә ярыйсы гына сукалаучы Вьетнам егете каршы алды.

- Мин сезне гомумкулланышта йөргән исәнләшү сүзе белән үз телемдә сәламләдем, - диде ул, ягымлы елмаеп. - Безнең халык бик тә ихтирамлы халык, исәнләшү тәртибе дә төрле яшьтәгеләргә төрлечә, - дип, үзе белән таныштыруга күчте. - Минем исемем - Бау. Исемемне дөрес әйтүегезне сорыйм, чөнки минем исем, әйтелешенә карап, төрле мәгънәгә ия булырга мөмкин: кыллы музыка уен коралы да, уңдырыш китерүче Алла бәндәсе дә. Ул исемен кабатлаттырып та карады. Күпме генә тырышсак та аның кебек әйтеп булмады.

Бау безне кунакханәләргә озатырга тиеш иде. Без барасы Нячанг шәһәре утыз чакрым ераклыкта булып чыкты. Шул арада без Баудан шәһәр турында ярыйсы гына мәгълүмат алдык. Нячанг - Вьетнамның үзәк өлешендәге Кханьхоа провинциясенең төп шәһәрләреннән берсе. Төрледән-төрле үзгәрешләр кичергән Нячангта халык саны 200 меңнән узып киткән. Башта ул балыкчылар авылы булган, аннан курорт шәһәренә әйләнгән, ә рәсәйлеләр исә 2008 елдан гына күпләп килә башлаганнар. Аның пляжларын "Көньяк-Кытай" диңгезе юа. Әмма вьетнамлылар андый атаманы ошатмыйлар, үзләренчә "Көнчыгыш" диңгезе диеп кенә йөртәләр. Көндезләрен һава температурасы 30 градуска җиткәндә, диңгез суының җылылыгы 26 градус булуын да белдек.

Бау бездән юлларда йөргәндә сак булуыбызны үтенде. Аңлавыбызча, Нячанг шәһәре руль артындагылар өчен бер кагыйдәсе дә булмаган төбәк. Шәһәр халкына, туристларга җиңел машиналар, автобуслар хезмәт күрсәтә, ә светофорлар бик аз. Төп хәрәкәтләнү җайланмалары: велосипед, скутер, мопед. Җирле халыкның бик сирәкләре, баераклары гына, үзенә автомобиль ала ала. Машина хаклары Рәсәйдәге белән чагыштырганда өч тапкырга кыйммәт, һәм, налог күп салына. Төп халык балык тоту, балык эшкәртү һәм туристларга хезмәт күрсәтү белән мәшгуль.

Озатучы егетебезнең мавыктыргыч әңгәмәсе белән юл сизелмәде дә. Инде утыз минуттан "Мажистер стар" кунакханәсе баскычы төбендә идек.

Килеп җитүгә, Бау бик тә мәгънәле бер белдерү ясады:

Бездә, вьетнамлыларда, төп лозунг яши: "Оныткансың икән, димәк бүләк иткәнсең!" Автобуста, кибетләрдә, экскурсияләргә йөргәндә сумкаларыгызны онытып калдырмагыз! - Үзе юл чемоданнарын, кулга да тидерми, дүртенче катта урнашкан бүлмәбезгә күтәреп тә куйды.

Бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир шактый зур, балкон ягы диңгезгә карап тора. Шәп! Башка сүз юк. - Юл арытты, диеп утырыр вакыт түгел, без Нячанг белән танышырга чыгып киттек. Кунакханәдән чыгып басуга, биткә күп өметләр вәгъдә итүче җылы диңгез һавасы килеп бәрелү белән бергә, пип... пи-и-п, пи-и-п...дигән тавыш колакны ярып керде. Нинди тавыш бу? - дип аңлап җиткергәнче, яныбыздан берсе-берсенә терәлеп үк үтеп баручы мопед, велосипедлар чыңы икәнен аңлап алдык. Әйтте бит Бау, юлларда игътибарлы булыгыз, дип. Ә без монда, дүртәүләп чыгып бастык та, бер мизгелгә югалып та калдык. Юл хәрәкәтенә күзләр иярми, агым шулкадәр көчле! Тукталып, байтак кына урам күзәтергә туры килде. Әнә бер кечкенә генә мопедка алты кеше сыешканнар, алай гына да түгел, бер мопед йөртүче ике метрлы суыткычны артына урнаштырган да, бер кулы белән тотып барып, элдертә генә. Шаклар катып карап торасың, мопедлар синең яныңнан терәлеп диярлек узып китәләр. Җәяүлеләр үтәр өчен ясалган "зебра"га да игътибар итеп тормыйлар. Машиналысы, машинасызы - барысы да ике яклап агыла. Күз тиз ияләште, без дә шул агымга кушылып китеп, озак кына кичке шәһәрне барлап кайттык. Гаҗәеп чиста шәһәр! Унсигез, егерме биш, хәтта кырык биш, илле катлы биналар да бар: курчак театры бинасы бик зәвыклы итеп эшләнгән, Лотос чәчәгенә охшатып төзелгән мәһабәт бина үзәк мәйдан уртасында утыра.

"Дуслары ышанычлы булган кеше бәхетле"

Ялыбызның беренче иртәсендә нәкъ сәгать алтынчы яртыда гимн яңгырады, һәм без торып балконга чыгып басканда, барлык халык урамнарга, су буена чыгып, иртәнге күнегүләр ясый башлаган иде. Гимн тагын кичке сәгать унда яңгыраганын белдек.

Ашау бүлмәсенә унҗиденче катка күтәреләсе. Лифт төймәсенә басканда 13 санының булмавын абайлап алдык. Кызык, 12, 12 А, аннан 14 ... Димәк, ырымнарга ышану бар.

Сер түгел, ризыклар нинди булыр дип кызыксынуыбыз көчле. Иртәнге ашка йомырка тәбәсе, тавык, сыер итеннән пешергән ризыклар, озынча дөге салып әзерләнгән бик тәмле шулпа белән аш та, салатлар да шактый гына. Чәй, каһвә һәм дә баллы ризыклар белән өстәл тулы - җаның нәрсә тели! Без күрмәгән төрледән-төрле җиләк-җимеш: авокадо, гуава, драконфрут, лонган, личи, кокос, маракуйя, рамбутан, манго, папайя, шомпу һәм башкалар. Барысын да авыз итеп карадык. Ә какосның яңа гына агачтан өзелгәненең согын эчеп, кашык белән чикләвеген дә ашарга насыйп булды.

Гид әйтүенчә, Вьетнам халкының өстәлендә җиде төрле ризык булырга тиеш, ә дөге ул сезнең ипи кебек, саналмый, икән. Ипигә килгәндә, бездәге кебек ипиләрне күрмәдек, булганы - җәймә ипиләр, кечкенә генә булкалар. Сөт, каймак ише азыклар бик кыйммәт, һәм, юк дәрәҗәсендә, чөнки алар сыерларны ит өчен генә асрыйлар, тавык тоталар. Диңгез балыклары, үсемлекләренең ниндие генә юк. Урамнарда моллюскалар, мидияләр, төрледән-төрле балыклар сатып утыралар, җаның кайсын тели сатып ал, шунда ук пешереп, кыздырып та бирәләр. Ләкин пешертеп алырга теләк тумады, урамнарда йөргәндә без аның исе белән дә туйдык. Ә менә,"Русский ресторан"га кергәч, крокодил итен авыз итеп карадык. Беренче карашка тәме балыкныкы кебек булса да, аннан, тавык итеннән бернәрсәсе белән аерылмый икән диеп куйдык. Ә ресторан урнашкан паркның исемен күреп, чынлап әйтәм, бер-ике минут сүзсез калдым: "Горький исемендәге парк". Бөек рус язучысы белән ерак Вьетнам җирлегендә очрашкач, күңелгә җылылык йөгерде.

Ял итү, туклану өчен бөтен уңайлыклар да бар. Рестораннар урам буйлап сибелгән. Һинд, Грек, Вьетнам - кайсы халыкның ризыгын ашап карыйсың килә, рәхим ит! Үз көйләрен яңгыратып, милли колоритларын саклап бизәлгән заллары каршы ала. Кич белән кафеларда барысы бергә ашап утырган Вьетнам гаиләләрен күрергә була. Күбесе азыкны өйдә пешерми, урам кафеларында, рестораннарда туклана.

Шәһәр халкы, башлыча, кече бизнес белән шөгыльләнә, өенең беренче катында ресторан, төрле киемнәр, ашамлыклар сату өчен кибетләр, яисә аптека ачканнар. Аларда кече бизнес белән шөгыльләнгән һәркем налог түләүдән азат ителә икән. Аптекаларның саны юк, анда безнең халык - читтән килгән туристлар, мәш килә дисәң дә дөреслеккә туры килер. Нинди генә мазьлар, бальзамнар юк, чәч бөртегеннән башлап, аяк бармакларын дәвалау өчен дә алырга була.

Вьетнам халкының йорты ике, яисә өч катлы. Бер баласы булган гаилә ике катлы йортта яши, ә икенче бала алып кайтса, өченче катын җиткерә. Шунысы гаҗәп, өч бала тудырган гаиләгә зур күләмдә штраф түләргә туры килә, һәм гаилә башлыгы бюджетта эшен дә югалта. Бу аяныч, чөнки бюджет өлкәсендә хезмәт куйган катлам гына пенсия ала. Аларга хәрбиләр, полиция хезмәткәрләре, укытучы, табиблар, рәссамнар керә. Бала алты яшендә мәктәпкә китә, бишенче сыйныфта пионер оешмасына алына. Күптән җимерелгән СССРда туып-үскән буын вәкиле булгангамы, мәктәп укучыларының муеннарында пионер галстугы күреп, күңелләр җилкенде. Шулай ук, төрле рәсми оешмалар урнашкан биналарда кызыл флаглар җилферди, аларда сурәтләнгән "урак һәм чүкеч" үзеннән-үзе тарихта сакланган үз илебезнең үткәнен хәтердә яңартты.

Уңган, тырыш Вьетнам кызларының яраткан шөгыле - ефәк тукымага ефәк җепләр белән сурәт төшерү. Ул кул эшләрен күреп, күзләр сөенә, күңелләр матурлыкка омтыла. Ләкин бу эшкә мәхәббәт аянычлы тәмамланырга да мөмкин икән, аларның күпчелеге кырык яшьтән соң сукырая, ди.

Төп халык үз мәнфәгатен кайгыртып хезмәт итә, эшләп тапкан байлыкның бер өлешен дусларын сыйлауга тота. Аларда "дуслары ышанычлы булган кеше бәхетле" дигән гыйбарә яши. Эш кирәк булса да, берәр читен хәл туса да - дуслар коткара.

Безгә ни, диңгез, кояш, пляж, экскурсия... Экскурсияләрнең берсендә үзебез белән дә таныштырдык: "Без - КамАЗдан". "Ә беләбез", - диләр. Вьетнам халкы белә КамАЗны, алар "Кама-3" диеп әйтәләр. Гид сөйләвен экскурсияләрдә йотлыгып тыңлыйбыз. Ата-ана хакы, туйлар, бүләк бирешүләр бездәге шикеллерәк. Ә үлем-җитем килсә, бөтенләй икенче. Алар мәетне, кадерләп, зиратка алып барып күмәләр. Ләкин мәет зиратта өч ел гына ята, аннан, каберлекне ачып, мәетне махсус сулар белән юып чистарталар да, сөякләрен тартмага тутырып, ишек алларына алып кайтып күмәләр?

Мәңгелек яз һәм мәхәббәт шәһәре

Бер көнебезне Далат шәһәренә баруга багышладык. Далат шәһәрендә иң бай вьетнамлылар яши. Ул Нячангтан 1500 метр өстә тауларда урнашкан. Егерме тугыз чакрымга сузылган бормалы-сырмалы тау юллары аша үтеп барасың. Җир үзенә бер төрле кызыл төстәрәк, бу аның составында тимер, төрле минераллар күплекне күрсәтә. Озатып йөрүче егетебезнең: "Бүген утыртасың, иртәгә яфрак яра, өченче көн җимешен татып карап була", - дип шаяртуында да хаклык юк түгелдер. Бик тә уңдырышлы. Шуңа да инде дәүләттә иң кадерле нәрсә - җир, ул анда сатылмый, бары тик илле елга арендага бирелә, партия үз карамагы астында тота.

Далат шәһәре бердән-бер ширбәт ясаучы, һәм каһвә үстерүче урын булып исәпләнә. Юл уңаенда очраган бер гаилә биләмәсенә тукталдык. Җиңелчә генә такталардан эшләнгән бездәге алачыкны хәтерләткән йорт. Йорты алдында бала күтәреп яшь кенә хатын йөри иде. Тау итәгендә каралты-курасы, анда тавыклар, казлар күренде. Каһвә плантацияләре тау итәгенә урнашкан. Алар бездәге вак чия куакларын хәтерләтте. Уңышны декабрь башында җыялар икән, без нәкъ шул вакытка туры килдек. Тулы капчыклар белән каһвә орлыкларын юлга чыгарып тезгәннәр. Дәүләткә тапшыралар. Дөньяда иң кыйммәтле саналган каһвә - лювакны да авыз иттек. Үзенчәлекле ысул белән эшкәртелгән бу төр каһвә - башлыча арабика сорты кофе агачларының өлгергән җимешләре белән тукланучы пальма куницасы мусангның "байлыгы". Бу хакта электән ишеткән, укыган бар иде барын, һәм, инде монда килгәч, ул безнең илдәге көзәнгә охшаш кечкенә генә матур җәнлекнең үзен дә күрергә насыйп булды менә, каһвәсен дә авыз иттек. Тәмле!!!

Шулай ук дөгенең нинди юллар белән үстерелүен үз күзләребез белән күреп кайттык. Безгә кадәр кайтарылган дөгенең бәясе кыйммәт, дибез! Кырык градус эсседә, дөге плантацияләрендә тездән өстен резин итекләр киеп, баш, битләренә махсус җайланмалар бәйләп эшләүче вьетнамлыларны күреп чын күңелдән кызгандым...

Далат шәһәренә якынлашканда европалыларча итеп салынган матур коттеджлар күренеп кала. Шуларга сокланып карап бара торгач, шәһәргә кергәнеңне сизми дә каласың. Вьетнамлылар бу шәһәрне "мәңгелек яз һәм мәхәббәт шәһәре" дип атыйлар икән. Без "өф-өф" итеп тәрәзә төпләрендә үстерергә азапланган орхидеяларның нинди генә төсләре юк: ак, кызыл, сары, зәңгәр, шәмәхә... Алар кунаклар күңеленә җылылык өләшеп, урамда шау чәчәкләргә күмелеп утыралар. Карашларыбызны матурлыклардан ала алмый барганда, туристларның ял итү учагы булган, бөтен дөньяга данлыклы, иң кыйммәтле "Юләрләр йорты" кунакханәсенә үтәбез. Билгеле, бу йортта юләрләр яшәми. Бу әкияти кыяфәттәге корылма үзенең архитектурасы: тышкы күренеше, бүлмәләренең тәртипсез урнашуы, тәрәзә, ишекләренең берсен-берсе кабатламаулары, гомумән, серлелеге белән аерылып, үзенә җәлеп итеп тора. Андагы балконнар, бер кат белән икенче катны тоташтырган төрледән-төрле баскычларны күреп, исең китә. Зур агач тамырын хәтерләткән әлеге бинада бөркет, арыслан бүлмәсе, яңа өйләнүчеләр өчен һәм тагын әллә нинди махсус бүлмәләр бар.

Маймыллар утравына да сәяхәт кылдык. Ул безне сыендырган Нячанг шәһәреннән унике чакрымда гына булып чыкты. Утрауга маймылларны 1980 елларда рус галимнәре фәнни тикшеренүләр үткәрер өчен алып килгән булган. Маймыллар, безне яратып, чи-чи килеп каршы алдылар, махсус урынга тукталып сыйлаган баллы күчтәнәчләребезне дә бик тәмләп кабул иттеләр. Шушында ук ачык һавада цирк эшләп тора. Утрау хуҗалары булган маймыллар, эт, фил һәм аюлар катнашында кызыклы гына тамаша карадык.

Төрле яктан ачтым

Яңгырлар күп явачак бу айда, диеп куркытканнар иде, ул безне читләтеп үтте. Кунакханәләрдә, гомумән, шәһәрдә дымлы һава тора. Шуңа да бит Вьетнам акчалары дымга-суга бирешми торган пластикадан эшләнгәннәр. Вак, тимер акчалар кулланышта йөрми, аларны бары тик базар сатучыларында гына күрергә мөмкин. Кулланышта - йөз, мең, миллионнар. Без анда үзебезне бай итеп хис иттек. Кулларыбызда миллионнар белән исәпләнгән донглар йөрде.

Мин үзем Вьетнамны төрле яктан ачтым. Яхшы яклары шактый: ел әйләнәсенә сакланучы гүзәл табигате, югары дәрәҗәдәге сервислары белән матур кунакханәләре, үтә күренмәле суы, вак-вак комлы чиста пляжлары, күркәм ял итү урыннары, мавыктыргыч экскурсияләре, үзләренә чакырып торган сәүдә челтәрләре, яхшы мөнәсәбәтле Вьетнам халкы.

Без ике атна дәвамында Вьетнам халкының көнкүреше белән танышканнан соң, безгә алардан үрнәк алырлык нәрсәләр дә барлыгына инандык. Бу тырыш халык үзләренең сәламәтлегенә бик тә игътибарлы. Спорт җайланмаларыннан, бездәге шикелле кыйммәтле спорт залларында гына түгел, ә бушлай паркларда шөгыльләнә ала. Һәм һәр җирле халык бу мөмкинчелектән бик теләп файдалана.

Урамнарда исерек кеше түгел, хәтта кулына сыра, тәмәке тоткан бер генә егетне дә очратмадык, ә Вьетнам кызлары исә үзләренә, ишетүебезчә, төрле спиртлы эчемлекләрне кияүгә чыкканнан соң гына рөхсәт итә алалар икән.

Санаулы ялларыбыз тиз үтте, кайтыр юлга кузгалдык. Биштәрләребезгә җылы якның җылысын тутырып, маймыл төсенә кергәнче кояшында кызынган тәннәребезгә соклана-соклана, маймыл елын каршы алырга өебезгә кайтып җитәргә ашыктык.

- Хен гап лай нья!

- Сау бул, Нячанг! Сау бул, курорт! Сау бул, кояшлы Вьетнам!

Роза ХӘМИДУЛЛИНА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев