Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коточкыч хәл, бала комбайн астына кереп аяксыз калган

Фаҗига 21 август көнне Башкортостан республикасының бер кукуруз басуында була. Кичке сәгать 9лар тирәсендә кукуруз урларга килгән гаилә, әнә шундый куркыныч хәлгә очраган.

Әтиләре хатыны белән балаларын басуга кукуруз җыярга илтеп куя да, үзе эшләр буенча китеп бара. Эшне тәмамлап бетердек, дигәндә генә 9 яшьлек бала әнисе яныннан эшләп торучы комбайнга таба йөгереп китә. Эңгер-меңгер вакыт булганлык белән, йөртүче якында гына бала басып торганын күрми һәм аны пычагы белән эләктерә. Нәтиҗәдә бала бик күп кан югалта. Табиблар аның аякларын саклап кала алмыйлар.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X