Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коткаручылар көне белән!

27 декабрьдә МЧС хезмәткәрләре һөнәри бәйрәм - Россия коткаручылары көнен билгели. Хәзерге вакытта Яшел Үзәндә махсус коткару функциясен янгын сүндерүчеләр үти. Бу хезмәтнең техник коралланышы, хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы елдан-ел арта. МЧС системасының төп байлыгы - «01» хезмәтендә эшләүче кешеләр. Алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, бәла-казалар белән көрәшә. Быел гына...

27 декабрьдә МЧС хезмәткәрләре һөнәри бәйрәм - Россия коткаручылары көнен билгели. Хәзерге вакытта Яшел Үзәндә махсус коткару функциясен янгын сүндерүчеләр үти.
Бу хезмәтнең техник коралланышы, хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы елдан-ел арта. МЧС системасының төп байлыгы - «01» хезмәтендә эшләүче кешеләр. Алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, бәла-казалар белән көрәшә. Быел гына да Яшел Үзән гарнизоны бүлекчәләре тревога буенча 1452 тапкыр чыкты. Аларның тырышлыгы белән 157 кешенең гомере, 70 миллион сумнан артык матди байлык коткарылды.
Коткаручылар көнен ирекле янгын сагы дружинасы (ДПО) хезмәткәрләре көне дип тә атарга кирәк. Авылларда гадәттән тыш хәл чыкса, беренчеләрдән булып ярдәмне алар күрсәтә. Район территориясендә ДПОлар Раифа монастыренда, Зур Ключи, Олы Ачасыр, Күгеш һәм Татар Танае авылларында бар. Соңгы икесе быел май аенда ачылды. Алар үз авылларына гына түгел, якын-тирә авылларга да янгын сагының төп бүлекчәләре килеп җиткәнче бәла-каза чыкса ярдәм күрсәтә. Димәк, югалтулар да азрак була.
2012 елда ирекле янгын сагы хезмәткәрләре 18 тапкыр чакырылды. Мәсәлән, 15 октябрьдә Олы Ачасыр авылында чыккан янгынга Рафаэль Адиев командасы беренче булып барып, утка таралырга ирек бирмәде. 6 ноябрьдә Албаба станциясендәге элеваторда чыккан янгынны сүндерүдә Татар Танае янгын сүндерүчеләренең хезмәте зур булды. Ул вакытта 50 тонна кукурузны саклап калу мөмкин булды. 15 декабрьдә Зур Ключи авылында мунчада чыккан янгынны сүндергәндә Зур Ключи ДПОсы ярдәме белән шулай ук миллионлаган суммада милек саклап калынды.
- Мондый очраклар ирекле янгын сагы дружиналарының авылда кирәклеген чираттагы тапкыр исбатлады, - дип сөйли Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин. - Көне-төне кешеләрне бәла-казадан сакларга әзер торучы коткаручыларны һөнәри бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек, бәхет, уңыш һәм гадәттән тыш хәлләрнең азрак чыгуын телим. Имин көннәр аларга!
Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны матбугат хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250