Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коронавирус аркасында үтерелгән чәшкеләр Даниядә "җир астыннан баш күтәрде”

Коронавирус аркасында үтерелгән чәшкеләр Даниядә Хольстебро шәһәреннән ерак түгел җирдән “баш күтәрделәр”. Бу хакта DR радиосы хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, үтерелгән чәшке хайваннарны бер метр чамасы тирәнлеккә күмгәннәр, әмма алар барыбер җир астыннан күтәрелгән. Хайваннарда газ туплану нәтиҗәсендә түшкәләре кабарган.

"Бу табигый процессны исәпкә алдык һәм өсләренә күбрәк туфрак салып күмәргә тырыштык”, - дип аңлатты Дания полициясе матбугат сәркатибе Томас Кристенсен.

Ләкин бу гына җитәрлек булмаган, берникадәр вакыттан чәшке мәетләре җир өстендә күренә башлаган. Кристенсен сүзләренчә, алардан авыру йоктыру куркынычы кечкенә, ләкин ул барыбер бар, чөнки тәннәрендә бактерияләр калырга мөмкин.

5 ноябрьдә Даниядә мутацияләнгән коронавирус таралуын булдырмау өчен җәнлек фермаларындагы барлык чәшкеләрне юк итәргә булалар. Бу хайваннарда кешеләргә тарала торган инфекция тапканнар. Хәзерге вакытта шундый вируслы 12 кеше теркәлгән. Соңрак билгеле булганча, хакимият әле ахыргы карарны кабул итмәгән һәм хайваннар белән нәрсә эшләргә кирәклеге турында уйланалар.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы чәшкеләрнең коронавируска бирешүчәнлеген раслады, бу аларның кешеләр өчен куркыныч булуын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ходаем, ахырзаманмы сон

    2
    X