Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Корбан ашының савабы һәркемгә җитә

Авылыбызның «Хәмзә» мәчетендә өлкәннәр өчен зурлап Корбан ашы уздырылды. Кояшлы якшәмбе иртәсе мәчеткә килүчеләргә хәер-догада булып, изге юлда йөрисез, дигәндәй, бик матур булды.

Шуңа да, бәйрәм табынына йөзгә якын әби-бабайларның җыелуы, бер дә гаҗәп түгел. Милли йолаларыбызның берсе булган Корбан ашын мәчеттә уздыручы ике гаилә, Миләүшә һәм Илшат Гайнетдиновлар, Индира һәм Рамил Мергалиевлар авылдашларына әнә шундый саваплы эш эшләп, бәйрәм ясады.
Бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар районыбызның баш имамы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин һәм аның ярдәмчесе Рамил хәзрәт, Диния назәрәтеннән Тимерҗан хәзрәт тә килгән иде. Корбан ашы Габделхәмит хазрәтнең моңлы тавыш белән йөрәкләргә үтеп кереп, Коръән сүрәсе укуы белән башланып китте. Кунаклар да үз чиратында вәгазьләр укып, халыкны тәрбияле, әхлаклы, бер-берсе белән дус, тату яшәргә, очрашканда елмаеп булса да китәргә чакырды. Хәзрәтләрнең үгет-нәсыйхәтләрен һәммәсе дә игътибар белән тыңлап, җөпләп утырды. Корбан ашыннан соң авылдашларыбызның кайберләре фикерләре белән уртаклашты.
Гөлгенә Сәйранова:
- Корбан ашына чакыручы белдерүне укып, кыенсынып кына килгән идем, бик тә вәгазь тыңлыйсым килде. Бик ошады, олыгаеп барабыз бит, дин дәресләрен дә белергә кирәк. Үзем, гомере буе мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытып, лаеклы ялга чыктым.
Рәвилә Сабирова:
- Корбан ашына бик теләп килдем, ашар өчен генә түгел, Аллаһка шөкер, ризык өйдә дә бар, хәзрәтләребезнең укыганын тыңлар өчен килдем. Вәгазьләрен тыңласаң да, күңелгә рәхәт була бит.
Фәридә Насыйбуллина:
- Габделхәмит хәзрәтнең Коръән укуларын күп тапкырлар ишетсәм дә, тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Бигрәкләр дә җанга ятышлы укый шул.
Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X