Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Комсызлыгы өчен 20 мең сум штраф

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы Яшел Үзән районы мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрен ачык аукцион буенча җиңеп, азык-төлек белән тәэмин итеп торучы шәхси эшмәкәр Илгиз Вәлиевнең эшчәнлеген закончалыкка туры килү-килмәвен тикшергән.

-Тикшерү барышында Илгиз Вәлиевнең закон бозуы факты ачыкланды. Ул балалар бакчасын азык-төлек белән муниципаль контракт шартларын бозып тәэмин иткән һәм ул балаларның туклану сыйфатында да чагылган, - ди шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов. - Югары сортлы үсемлек мае урынына беренче сортлы үсемлек маен, димәк ки, түбәнрәк сыйфатлысын ташыган.

Шул уңайдан эшмәкәр административ җаваплылыкка тартылган. Хәзер аңа комсызлыгы өчен 20 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Гүзәл Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев