Узган төндә 8-10 градус булган һава температурасы көндез дә әллә ни күтәрелми - Татарстанда 1-6 градус салкын булачак. Көндез Татарстанның көньяк-көнбатыш һәм төньяк районнарында - иң җылысы, көнчыгышта иң салкыны булачак.
Казанда да аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр күзәтелми. Көндез һава температурасы1-4 градуска кадәр салкын.
4 мартка каршы төндә аязучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез. Һава температурасы 15, аязган вакытта һәм Татарстанның көнчыгыш районнарында 20 градус салкын булачак, дип хәбәр итә intertat.ru.
Көннәр әлегә салкын
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев