Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көн яңгырлы булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 1 июльдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Республиканың күпчелек районнарында кыска вакытлы яңгырлар булачак.

Аерым районнарда яшенле яңгыр, боз яву да ихтимал. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан искән җилнең секундына 19-24, урыны белән 27 метрга җитеп көчәюе фаразланыла.

Һава температурасы 21-26 градус җылы булачак.

Казанда шулай ук яңгырлар көтелә. Яшен, көчле җил чыгу ихтималы да кире кагылмый. Башкалада һава температурасы 23 градус җылы булачак.

2 июльгә каршы төндә яңгыр, боз яву һәм яшен яшьнәү әле кабатланачак. Һава температурасы 11-16 градус тирәсендә саклана.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X