Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көн кызу булачак

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бүген - 29майда республика буенча 33 градуска кадәр аномаль эсселек хакимлек итәчәк.

Шунлыктан урманнарда янгын чыгу куркынычы зур. Көндез Татарстан буенча яшен һәм секундына 15-20 метр тизлектә җил көчәю ихтималы бар.

Бездәге эсселек антициклон йогынтысы һәм республиканың төньяк-көнбатыш циклонның җылы секторында булу белән бәйләп аңлатыла. Татарстанда гадәттән тыш эсселек 2 июньгә кадәр тоткарлана.

Бүген Татарстан буенча кыска вакытлы яшенле яңгыр яву ихтималы бар. Көндез Татарстан районнарында - 33, Казанда 30-32 градус җылы булачак. Башкалада явым-төәем күзәтелми.

30 майга еаршы төн явым-төшемсез узачак. Һава температурасы - 14-19 градус җылы.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X