Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күл буенда бер мәктәп бар

Шулай бервакыт ТР Композиторлар берлеге рәисе берәү белән очрашкач, сүз артыннан сүз чыгып, Рәшит Кәлимуллинның 3нче гимназияне тәмамлавы турында беленә. «О-о! Ул мәктәп бик танылган мәктәп, аны бик данлыклы кешеләр тәмамлаган!» - дигән Рәшит әфәнденең танышы. «Ә мин нәрсә, танылган шәхес түгелмени?!» - дигән ди хәтере калган композитор. Бу, әлбәттә,...

Шулай бервакыт ТР Композиторлар берлеге рәисе берәү белән очрашкач, сүз артыннан сүз чыгып, Рәшит Кәлимуллинның 3нче гимназияне тәмамлавы турында беленә. «О-о! Ул мәктәп бик танылган мәктәп, аны бик данлыклы кешеләр тәмамлаган!» - дигән Рәшит әфәнденең танышы. «Ә мин нәрсә, танылган шәхес түгелмени?!» - дигән ди хәтере калган композитор. Бу, әлбәттә, мәзәк урынына.
Әйе, 3нче гимназияне тәмамлаучыларның һәркайсы сайлаган хезмәтендә зур уңышларга ирешкән билгеле шәхесләр. Күбесе - республика, ил күләмендә. Араларында, Рәшит Кәлимуллин кебек, дөнья күләмендә дан алганнары да бар.

Яшел Үзәннең нәкъ үзәгендә - күл буенда балкып торган мәктәпнең чишмә башы 1936 елга барып тоташа. 1939 елда аны 19 укучы тәмамлый. 1941 елны өченче чыгарылыш укучылары, университетларга керәсе урынга, сугышка чыгып китә. Шул исәптән 8 укытучы белән мәктәп директоры М.Штатнов та дошман оясына Җиңү байрагын кадый. 1967 елда мәктәпнең 980 укучыга исәпләнгән яңа бинасында яңа директор итеп Николай Чубаков билгеләнә һәм мәктәпне математика юнәлешендәге гимназия итеп үзгәртү дә аның идеясе була. Чын эрудит, күпләр аны «аяклы энциклопедия» дип йөртә. Гимназиянең якты киләчәген статусын билгеләгән көнне үк әйтү өчен директорның күрәзәче булуы мәҗбүри булмаган, билгеле. Аның өчен бары тик Николай Алексеевич кына булырга кирәк. Бүген ел саен иң яхшы өч математикка Аның премиясе тапшырыла.
1977 елда КПССның шәһәр комитеты секретаре А.Гордеева, мәктәпнең яшь укытучысы Валентина Проценконы үзе янына чакыртып, аңа директор вазыйфасын тәкъдим итә. Әйтүе генә җиңел: классны түгел, методик берләшмәне дә түгел, шәһәрдә иң зур, мең дә ике йөз кеше күңелен һәм характерны туплаган мәктәпне җитәкләргә! Секретарь ханымның күзе очлы шул: яшь Проценкода ирләргә хас батырлыкны да, шәфкатьле хатын-кыз йөрәген дә күрә алган ул. Һәм Валентина Александровна 26 ел (!) мәктәп коллективының, чын мәгънәсендә, Әнисе булып тора.
75 ел эчендә мәктәптә өч буын укытучы алмаша. Төрле буын була ул. Төрлечә хезмәт итәләр, төрле җырлар җырлыйлар, тормыш рәвеше дә төрле була. Әмма шушы өч буынны бер әйбер берләштерә: өчесе дә бала күңеленә белем, акыл вә зиһен, миһербан орлыгы сала.
Вакыт шулкадәр тиз уза ки, әйләнеп караганда, үткәннәр бик гади, хәтта примитив булып күренә. Бүгенге гимназия дә үзенең беренче күренешеннән бик нык аерыла. Бинасы да башка, укытучылар да яңа, укыту методикасы да үзгәргән. Бүген биредә 38 кабинет, 77 укытучы, гимназияне ел саен йөзгә якын укучы тәмамлый. Алар танылган табиблар, биологлар, журналистлар, хәрбиләр һәм, гади генә әйткәндә, җәмгыятебез өчен кирәкле һәм файдалы кешеләр. Әмма чыгарылыш укучылары арасында бер бик тә үзенчәлекле төркем бар: гимназия алар өчен альма-матер гына түгел, язмышына әйләнгән. Хәзер гимназияне тәмамлаган 17 кеше биредә үзе дә балаларга белем бирә.
Гүзәл МИнһаҗева
Язманың тулырак варианты газетаның 105нче санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250