Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Китап- иң зур бүләк (ФОТО)

Рәсми рәвештә әдәбият елы буларак билгеле 2015 ел тәмамланырга да санаулы көннәр генә калып бара. Бу ел, әлбәттә, китап укучылар, китапханәләр өчен аеруча мөһим булды. Инде менә, авыл китапханәсендә дә, иң күп китап укучыларны барлап, нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Яшерен-батырын түгел, китапханә юлын онытмаучылар урта һәм өлкән буын вәкилләре. Чөнки,...

Рәсми рәвештә әдәбият елы буларак билгеле 2015 ел тәмамланырга да санаулы көннәр генә калып бара. Бу ел, әлбәттә, китап укучылар, китапханәләр өчен аеруча мөһим булды. Инде менә, авыл китапханәсендә дә, иң күп китап укучыларны барлап, нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Яшерен-батырын түгел, китапханә юлын онытмаучылар урта һәм өлкән буын вәкилләре. Чөнки, балачактан китап укып үскәннәр, олыгайгач та китаптан аерылмыйлар. Ир-атлар детектив әсәрләр укыса, хатын-кызлар мәхәббәт, тормыш турында язылган проза әсәрләренә өстенлек бирәләр. Соңгы вакытларда аеруча популяр булган М. Маликова, Ф. Яруллин, Н. Гыймәтдинова, З. Кадырова, Г. Галимуллина язган әсәрләрне кулдан-кулга йөртеп укыйлар, дисәм, ялган булмас. Зифа һәм Гөлсинә ханымнар белән китапханәбездә очрашулар да уздырган идек. Язучы һәм журналист Гөлсинә ханым китапханәбездән иң күп китап укучыга, диеп, махсус бүләген дә әзерләгән иде, ул бик матур шамаилгә, Хәлимә Габдуллина лаек дип табылды. Шулай ук икенче һәм өченче урынга лаек булган Гүзәл Хәкимҗановага, Алсу Гыйбадуллинага якташыбыз, Мулла Иле кызы, Роза ханым Гыйззәтуллина-Хәмидуллинаның иҗаты тупланган китапларын бүләк иттек. Шулай ук иң өлкән укучыбыз Әминә апа Заһидуллина да бүләксез калмады аңа шулай ук якташ язучыбыз А. Шамовның "Рәүфә" повестен тапшырдык. Китап- иң зур бүләк, диеп белеп әйткәннәр. Битен ачкан саен яңалык ачасың, тормыш кайный, серле дә, тылсымлы да булган дөнья үзенә тартып алганын сизми дә каласың!

Розалия Ибраһимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев