Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киңәш-табыш итү

2013-2014 уку елы - Татарстан Республикасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре елы дип игълан ителде. Республика күләмендәге мөһим тәрбияви ел уңаеннан «Родина» мәдәният сараенда 4 октябрь көнне балалар бакчасы мөдирләре һәм тәрбиячеләренең республика күләмендәге киңәшмәсе булып узды. Балалар бакчасында балаларны тәрбияләү һәм сабыеңны бакчага йөрткән өчен яңача түләү мәсьәләсе хакында сүз...

2013-2014 уку елы - Татарстан Республикасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре елы дип игълан ителде.
Республика күләмендәге мөһим тәрбияви ел уңаеннан «Родина» мәдәният сараенда 4 октябрь көнне балалар бакчасы мөдирләре һәм тәрбиячеләренең республика күләмендәге киңәшмәсе булып узды. Балалар бакчасында балаларны тәрбияләү һәм сабыеңны бакчага йөрткән өчен яңача түләү мәсьәләсе хакында сүз барды киңәшмәдә.
Аның эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Яшел Үзән муниципаль район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев катнашты һәм чыгыш ясады.
Моңа кадәр баланы бакчага йөрткән өчен, түләү мәсьәләсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 18 гыйнварында чыккан 9нчы карары нигезендә эш итәләр иде. Әти-әни балалар бакчасына, сабыйның яшенә һәм бакчаның ничә сәгать эшләвенә карап, 1100-1700 сум чамасы түләп килде. Социаль яклау бүлеге бу акчаның билгеле бер өлешен ата-анага кире кайтарып бирде, аерым алганда, бер балага - 20 процент, ике балага - 50 процент, өч һәм аннан да күбрәк бала ясле-бакчага йөрсә - 70 процент.
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 29.12.2012 ел, 273нче федераль законны үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча ТР Министрлар Кабинеты 2013 елның 29 августында «Татарстан Республикасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү программасын тормышка ашыручы дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында сабыйны караган һәм тәрбияләгән өчен, 2014 елга акча түләүнең уртача күләмен раслау турында» 615нче карар кабул иткән иде.
2013 елның 1 октябрендә Яшел Үзән район башкарма комитетының «Балалар бакчасына йөрүче сабые булган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү турында» махсус карары да дөнья күрде һәм әлеге карар нигезендә сабыен балалар бакчасына йөрткән әти-әниләргә компенсация түләнә. Аны алу өчен документларны республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Яшел Үзәндәге 21нче филиалына тапшырырга кирәк. Филиал белгечләре компенсация билгели, ә акчаны мәгариф идарәсе түли.
Балаларга тәрбия бирүдә аеруча тырышып эшләгәннәр министрның беренче урынбасары кулыннан грамоталар алды. «Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүдә иң яхшы тәрбияче» республика бәйгесенең «Физик тәрбия инструкторы» номинациясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең акчалата бүләге Яшел Үзән муниципаль районның Осиново бистәсендәге 24нче балалар бакчасы тәрбиячесе Сәлахова Галина Михайловнага тапшырылды. Бүләк алучылар арасында форумга республика районнарыннан килгән тәбрбиячеләр дә бар иде.
2014 елның 1 гыйнварыннан әти-әни
шушы рәвештә түли:
1 яшьтән 3 яшькә кадәр - 2600 сум;
3 яшьтән 7 яшькә кадәр - 2500 сум.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев