Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киләсе елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы һәм стипендияләр арта

7 октябрьдә Казанда Татарстан Дәүләт Советының социаль мәсьәләләр буенча комитет утырышы булды. Анда киләсе елга республика бюджеты каралды. ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2016 елның 1 октябреннән бюджет өлкәсендә эшләүче аерым категория хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 7 процентка арта. Моннан кала 2016 елның 1 сентябреннән студентларның стипендиясе дә шулкадәргә...

7 октябрьдә Казанда Татарстан Дәүләт Советының социаль мәсьәләләр буенча комитет утырышы булды. Анда киләсе елга республика бюджеты каралды. ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2016 елның 1 октябреннән бюджет өлкәсендә эшләүче аерым категория хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 7 процентка арта. Моннан кала 2016 елның 1 сентябреннән студентларның стипендиясе дә шулкадәргә үк артыр дип көтелә.

2016 елның 1 гыйнварыннан азык-төлеккә һәм медикаментларга түләүләр индексацияләнәчәк. Бюджет өлкәсеннән кала, комитет ТР Министрлар Кабинетына да сирәк авырулар белән авыручы аерым төр гражданнарны дару белән тәэмин итү өчен чыгымнарны арттырырга рекомендация бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X