Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киләчәгең яктымы, Күҗәмкә? (2нче кисәк)

Күҗәмкәдә уңган, булган халык яши. Кар китүгә, беренче җир эшенә алар тотына. «Күҗәмкәләр бәрәңге утырткан икән инде, алар сарык йонын алган икән, бәрәңге алып бетергәннәр» дигән сүзләр биредә яшәүчеләрнең лидерлыкны, беренчелекне бирмәүләрен раслаучы тагын бер мисал.

Сарык дигәннән, авылда 100 йортка 10 сарык булса, Күҗәмкәдә 10 йортка 100 сарыктыр. Менә шулай, хезмәт белән көн күрә Күҗәмкә халкы. Тыгыз, бер-берсенә сыенып утырган төзек йортлары белән, ап-ак яулыклы апалары белән матур бу урам. Бәйрәмгә дә ныклап әзерләнгән үзләре: самоварлар гөрләп тора, тәмле коймак килгән бөтен тамашачыны сыйларга җитте. Күҗәмкәдә туып-үскән Наил Гыйльфанов кай арада кайтып җитте: авылдашларын тәмле-сусыл, кып-кызыл карбызлар белән сыйлады.
Бикмуллиннар гаиләсе әзерләгән Күҗәмкә урамы дип һәр йортның номеры куелган зур, матур торт белән бик күпләр сыйланды. Барлык күчтәнәчләр килгән кунакларның күңелләренә дә хуш килгәндер дип уйлыйм. Бу урамның киленнәре Фәния Галләмова, Гөлсинә Гыйбадуллина, Гөлназ Бикмуллина, бәйрәм күңелле узсын өчен, чын күңелдән тырышканнар.
Күҗәмкә эшкә генә оста түгел, ә артистлыкка да булдыра. Гыйбадуллиннарның чыгышын тамашачы алкышларга күмде, Булат Әбзалетдинов, Илүзә Исламованы һәрвакыттагыча яратып тыңлады.
Җыр, бию белән, бары тик Марат Гатиятуллин алып барган бөтен чараларга хас булганча, затлылык аңкып торган бу бәйрәм кичәсендә мәчет карты Хәдис абый Бикмуллинның сүзләре хәтергә уелып калды:
«Инде юлларыбыз да бар, дөньялар гына тыныч булсын», - диде ул. Шулай, Хәдис абый, ил-көннәребез имин булсын. Авыл халкына эш булсын, мәктәпләр гөрләп торсын, авыллар яшәсен, Олы Ачасыр яшәсен, Күҗәмкә яшәсен!
Зөлфирә Касыймова.
Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев