Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киләчәгең яктымы, Күҗәмкә? (1нче кисәк)

Сентябрьнең бер матур көнендә Олы Ачасыр халкы авылның кыйбла ягына урнашкан якка - Күҗәмкәгә җыелды. Очрашырга сәбәп тә бар, Күҗәмкә урамына, ә аның озынлыгы - 500 метр, вак таш җәелгән.

- ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган, юллар салу программасы кысасында Олы Ачасыр авылында
500 м озынлыкта вак таш түшәлде һәм ул юл халыкка кулланылышка тапшырылды, - дип башлады үзенең чыгышын авыл башлыгы Равил Кадыйров. Һәрвакыттагыча авылдашларына зур рәхмәтен дә җиткерергә дә онытмады. Рәхмәт әйтмәслек тә түгел шул. Бер генә мисал: үзләренең урамнарына таш җәйдерү өчен генә Совет урамы халкы барлыгы 78 мең акча җыйган һәм көзге пычракларда да машиналар үтәрлек юллы да булып куйган. Саный китсәң, андый урамнар шактый Ачасырда. «Халык әйбәт бездә, - ди Равил Саматович. - Ут-күз чыкса да, нинди генә бәла-каза килсә дә, авылдашларның бердәмлегенә сокланмый мөмкин түгел. Мин - сезгә, сез миңа таяна аласыз. Ә Күҗәмкә урамына таш җәелү ул, авыллар яшәсен өчен эшләнә, чөнки юлы булгач, барысы да була».
Күҗәмкә... бу исемнең килеп чыгышы турында Интернетта мондый мәгълүмат урнаштырылган.
Якташыбыз, мәгърифәтче Каюм Насыйри үзенең «Археология материаллары» (Зөя өязе авыллары буенча) дигән хезмәтендә болай дип язып калдырган: «...Ачасыр янында хәзер дә бер Күҗәмкә дигән кечкенә авыл бар. Зөя янындагы Күҗәмкә шунда күчкәндер». Бу авылның элек Исак авылы янында урнашуы турында да якташыбыз шушы хезмәтендә бәян иткән. Күҗәмкә дә, Бишбатманан авылы Кошман якларына күченгән кебек, ата-баба нигезеннән кубарылып, безнең Ачасыр янына килеп сыену тапкан.
Бәйрәмне алып баручы Марат Гатиятуллин Ачасыр авылының үткән тарихы белән тамашачыларны юкка гына тәфсилләп таныштырмады. 700 елдан артык тарихы булган авылыбызның әле дә үткәне ныклап өйрәнелмәгән. Кири авылы янында булган элеккеге, беренче зиратның кабер ташлары эреп юкка чыкмагандыр бит инде?
Кызганычка, мәгърифәтче Каюм Насыйри хезмәтләрендә дә ул зират турында бернинди мәгълүмат юк.
Казан ханлыгы аугач, безнең Ачасырга килеп, бер озын урам булып урнашкан Күҗәмкәнең дә инде яшәешенә 3 гасырдан артык. Халкыбызга килгән фаҗигаләрнең барысын да кичергән ул. Ата-баба җиреннән сөрелү, көчләп чукындыру чорлары... колхозлашу һәм менә соңгысы - инвес­тор чоры.

Зөлфирә Касыймова.
Олы Ачасыр


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев