Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кибеткә сумка белән кереп буламы?

- Кибетләргә кергәндә бездән сумканы саклау камерасына куюны, яисә икенче кибеттән алган товарны яисә шәхси әйберләрне, ә чыкканда сатып алганнарны һәм чекны күрсәтүне таләп итәләр. Ә үзләре саклау камерасында сакланучы әйберләр өчен җавап бирүдән баш тарталар. Кибетләрнең кайберсендә бер ачкыч бөтен камера ячейкалары ишекләрен ачарга мөмкин. Ышанычлы түгел. Законда бу...

- Кибетләргә кергәндә бездән сумканы саклау камерасына куюны, яисә икенче кибеттән алган товарны яисә шәхси әйберләрне, ә чыкканда сатып алганнарны һәм чекны күрсәтүне таләп итәләр. Ә үзләре саклау камерасында сакланучы әйберләр өчен җавап бирүдән баш тарталар. Кибетләрнең кайберсендә бер ачкыч бөтен камера ячейкалары ишекләрен ачарга мөмкин. Ышанычлы түгел. Законда бу хакта ничек каралган?
Газета укучыбыз биргән бу сорауны без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдиновага бирдек.
- Закон буенча кибет хезмәткәрләре кулланучылардан шәхси әйберләрен, чекларны күрсәтүне һәм шулай ук әйберләрне (сумка, портфель) саклау камерасы ячейкасына куеп калдыруны таләп итәргә тиеш түгел, - дип аңлата Ф.Гаязетдинова. - Сумкасын тапшырган кулланучы бу оешма белән әйберләренең бушлай саклануы турында килешү төзегән дигән сүз. Һәм бу килешү ирекле принципта алып барыла. Әгәр дә кибет хезмәткәрләре сезне әйберләрегез белән кибет залына кертмәсә, ә сез аны тапшырудан баш тартсагыз, ул вакытта дәгъвалар һәм тәкъдимнәр китабын сорап алып, анда кулланучы хокукы бозылу турында язма калдырырга мөмкин. Чөнки кибеткә керүне тыеп, кибет килешү принцибын боза дигән сүз. Залга алып кергән сумка сатып алуга комачауламый бит.
Бу очракта административ хокук бозылу турында беркетмә төзү өчен полицияне чакыртырга була, әгәр дә Роспотребнадзорны чакырсагыз, алар бу кибеткә штраф салырга мөмкин.
Әлбәттә, болар соңгы чара буларак кабул ителә. Кибет хезмәткәрләре белән бәхәсләшеп торганчы, сумканы саклау камерасына кую җайлырак. Әмма, һәрвакыттагыча тагын бер «әмма» бар. Администрация, кагыйдә буларак, саклау камерасындагы әйберләр өчен җавап бирмәвен белдерә. Һәм менә шунда сорау да туа. Беренчедән, әгәр ул син тапшырган әйбер өчен җавап бирмәгәч, ни өчен ул сумканы калдырып керүне таләп итә? Икенчедән, әйберне саклау камерасында калдырып, без кибет белән ирекле килешү төзибез дигән сүз. Ә килешү булгач, әйберләрнең сакланышы өчен аларның җавап бирүе зарур. РФ Гражданнар Кодексына ярашлы рәвештә саклау камерасына калдырган әйберләргә зыян килгәндә, аның суммасын шушы оешма капларга тиеш.
Шуңа күрә сәүдә ноктасына хокукларыңны белеп керсәң, әйберләрең дә ышанычлырак сакланыр.
Әлфия Зыякаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X