Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кибет киштәсендә – агу

Яшел Үзәндәге ашамлык кибетләренең берсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органы һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган тикшерү барышында сос­тавына азык чималыннан алынган ректификатлы этил спирты кергән «икеләтә билгеләнешле»100 миллилитрлы 20 сум торган икмәк лосьоны табып алган.

- Әлеге продукция кибетнең сәүдә залына сатуга куелган иде, - дип сөйли бу хакта Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин. - Әмма ценникта спиртлы эчемлекнең ваклап сатылмавы турындагы мәгълүмат юк иде. Нәтиҗәдә кибетнең сәүдә залыннан - 19, ә подсобкада 100 флакон сәүдә әйләнешеннән алынды. Моның буенча административ хокук бозу турында эш ачылды һәм тикшерүгә җибәрелде.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев