Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык санын алу кайчан узачак?

Элегрәк, Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2020 елның октябрендә узачак, дип планлаштырылган иде, әмма илдә катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында, Росстат исәпкә алуны 2021 елга күчерү тәкъдиме белән чыгыш ясады

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән, 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр, Бөтенроссия халык санын алуны уздыру сроклары расланды.

Булачак халык санын алу уникальлеге белән аерылып торачак. Стандарт яисә расланган исәп язмасы булганнар, дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталында сан алу кәгазьләрен мөстәкыйль тутыра, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә сан алу уза алачак.

Һәр катнашучы раслану сыйфатында цифрлы һәм QR-код алачак. Исәпкә алучы өйгә килгәч, бу кодны күрсәтү дә җитә. Шулай ук, сан алу узарга мөмкин булган стационар участоклар да эшләячәк.

Исәпкә алу кәгазьләре тулысынча үзгәрә, аларда шәхси мәгълүмат булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X