Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә кеше урлаучыларга хөкем карары чыгарылды

Татарстан тикшерү комитетының Яшел Үзән районы бүлеге туплаган дәлилләр җинаять кылучыларга суд карары чыгару өчен җитәрлек дип табылды. Шулай итеп, 49 яшьлек Роберт Исмәгыйлев белән Вячеслав Баринов озак елга рәшәткә артына озатылды.

Башкарган гамәлләренә бәйле рәвештә, алар канунсыз корал саклау, көч кулланып кеше һәм автомобиль урлау, акча таләп итү, аңлы рәвештә кеше милкенә зыян салу, хакимият вәкилләренә карата көч куллануда гаепле дип табылды. Әлеге кырын гамәлләрен алар алдан уйлап, берләшеп башкарган.


2012 елның язында Исмәгыйлев Казанда яшәүче 41 яшьлек ир-аттан бурычка 850 мең сум акча алып тора. Ләкин аның 150 мең сумын гына кире кайтарып бирә. Зыян күрүче кабат-кабат бурчын кайтаруны таләп итсә дә, нәтиҗәсе булмый. Шуннан Исмәгыйлев әлеге ир-атны алдап, 2014 елның 23 июлендә Биектау районының Яңа Авыл авылына чакыра. Шунда ул Баринов белән берлектә, зыян күрүчегә кисеп ясалган корал белән янап, бәйләп, "Ауди А7" автомобиленә утыртып алып китә. Зыян күрүчене башта Мари Иле ягына, аннары Яшел Үзән районына алып киләләр. Алай гына да түгел, утлы коралдан ир-атның битенә дә аталар Ниятләре, көч кулланып 2 млн. сум акчаны кулга төшерү була..

Нәтиҗәдә зыян күрүче ир-ат танышына шалтырата, явыз ниятле бәндәләргә акча бирү шартларын килештерә. Ә әлеге танышы ярдәмгә хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, калган эш оператив хезмәткәрләр күзәтүе астында уза.

24 июль иртәсендә Яшел Үзән районы Нарат бистәсе тирәсендә акча биргән вакытта тоткындагы ир-ат азат ителә. Шунысын да әйтергә кирәк: җинаятьчеләрне тоткарлаган вакытта руль артында булган Баринов полиция хезмәткәрен бәрдерергә дә өлгерә.


Бүген Яшел Үзән районы суды Роберт Исмәгыйлевне 11 елга катгый режимлы колониягә, Вячеслав Бариновны 13 елга махсус режимлы колониягә хөкем итте, дип хәбәр итә intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев