Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Келәмдә – 60тан артык көрәшче

Татар Танае мәктәбендә «Красный Восток»-Агро» җәмгыяте призына яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча район турниры инде өченче тапкыр уздырылды. Ярышта Яшел Үзән көрәш мәктәбе, көрәш мәктәбенең Мулла Иле, Олы Карагуҗа, Мамадыш-Әкил, Татар Танае, Күгәй авылларыннан, шулай ук күрше Кайбыч районыннан командалар килде. Келәмдә барысы 60тан артык көрәшче чыгыш ясады. Мондый...

Татар Танае мәктәбендә «Красный Восток»-Агро» җәмгыяте призына яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча район турниры инде өченче тапкыр уздырылды. Ярышта Яшел Үзән көрәш мәктәбе, көрәш мәктәбенең Мулла Иле, Олы Карагуҗа, Мамадыш-Әкил, Татар Танае, Күгәй авылларыннан, шулай ук күрше Кайбыч районыннан командалар килде. Келәмдә барысы 60тан артык көрәшче чыгыш ясады.

Мондый төр ярышның Татар Танае мәктәбендә уздырылуы очраклы түгел. Афзал Шамов исемендәге Татар Танае урта белем бирү мәктәбе 2002 елда республикада «Укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуда көмеш дәрәҗәсенә туры килерлек мәктәп», 2009 елда республика конкурсында «Мәктәп - сәламәтлек территориясе» дигән мактаулы исемнәр яулаган иде. «Мәктәп коллективының район күләмендәге мондый зур ярышларны оештыруда тәҗрибәсе зур, шуңа күрә төрледән-төрле ярышлар һәрвакыт югары дәрәҗәдә уза, - дип сөйли мәктәп директоры Венера Гарипова. - Физкультура укытучылары Равил Вафин һәм Ирек Зәйнуллинның үз эшен яратып башкаруы, киләчәк буынның сәламәтлеге турында эчкерсез кайгыртуы, сыйныфтан тыш чаралар үткәрүгә зур әһәмият бирүе дә укучыларга спорт белән җитди шөгыльләнергә этәргеч бирә».
Бу көнне дә ярышлар бер сулышта, оешкан төстә узды. Мәктәп укучылары, яшь тамашачылар, «Красный Восток»-Агро» җәмгыяте вәкиле Илнур Алиев, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин, көрәш мәктәбе директоры Илдус Хәйруллов, урынбасары Рамил Гобәйдуллин, тренерлар, келәмдә бил алышучыларга көч өстәп, аларны дәртләндереп, җиңүгә үсендереп торды. Әмма ярыш - ярыш инде ул, кемдер җиңелә, кемдер җиңә анда. Төрле үлчәү авырлыкларында Татар Танае мәктәбе укучылары Сабиров Инсаф, Вилданов Илнар, Минһаҗев Илназ, Әхмәтҗанов Айрат, Абделгазиев Раил, Менделун Эдуард, Седов Николай призлы урыннар алды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм «Красный Восток»-Агро» җәмгыятенең бүләкләре тапшырылды.
Сания Тимершина,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
Булат Камалиев, Сираҗиева Алсу,
Х сыйныф укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250