Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелем шигырь белән туладыр...

22 ноябрь көнне Яшел Үзәннең 16нчы урта мәктәбендә районыбызда яшәп иҗат итүче күренекле шагыйрь Равил хәзрәт Сәйфетдиновның 75 яшьлек юбилеена багышланган Шигырь бәйрәме булып узды. Район һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан укуда ярышты һәм мәртәбәле жюри хөкеменә үзләре иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итте. Бәйгенең «Равил Сәйфетдинов шигырьләрен...

22 ноябрь көнне Яшел Үзәннең 16нчы урта мәктәбендә районыбызда яшәп иҗат итүче күренекле шагыйрь Равил хәзрәт Сәйфетдиновның 75 яшьлек юбилеена багышланган Шигырь бәйрәме булып узды. Район һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан укуда ярышты һәм мәртәбәле жюри хөкеменә үзләре иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итте.
Бәйгенең «Равил Сәйфетдинов шигырьләрен сәнгатьле уку» номинациясендә I урынны лаеклы рәвештә Олы Ачасыр урта мәктәбе укучысы Гыйззәтуллин Фарис яулады. II урынга Шәйхетдинов Тимерхан (16нчы мәктәп) һәм Каюмова Чулпан (7нче мәктәп) лаек дип табылды.
«Каләм тибрәтүчеләр» номинациясендә Гран-прины «Ни син, бәхет?» шигыре белән 16нчы урта мәктәп укучысы Садриева Камилә алды. Гыйләҗев Айратка (Норлат), Зәйнуллин Алмазга (Татар Танае), Талипов Илназга (5нче гимназия) I урын бирелде. II урынны Власова Полина (14нче мәктәп), Гыйбадуллина Алсу (Мулла Иле), Әсәдуллина Лилия (10нчы гимназия) һәм Гыйльманова Гөлназ (Васильевоның 3нче мәктәбе) бүлеште.
- Егетләрнең шигърият мәйданына, менә бүгенгедәй, күпләп килүенә ихластан сөенеп утырдым, - дип сөйли мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Рәйханә Мостафина. - Шигырьләрне сәнгатьле укучылар арасында да талантлы балалар күп.
Бәйгедә катнашкан Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова да, милли-мәдәни үзәк рәисе Клара Филиппова да, журналист һәм публицист Александр Филиппов та балаларның иҗатына югары бәя бирде. Алар, юбилярны гомер бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде һәм бүләк тапшырды. Алар 16нчы урта мәктәптә әдәбияткә һәм сәнгатькә, телләрне үстерүгә, милли тәрбиягә зур игътибар бирелүен билгеләде.
Иҗади бәйгедә призлы урынны алган укучыларның иҗат җимешен газета укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
Ни син, бәхет?
Ни ул бәхет, дигән сорауга
Уйланам һәм эзлимен мин җавап.
Хәтер чоңгылларын эшкә җигеп,
Тормышның йомгагын сүтәм кайчак.
Бала чагым бишеге - Яшел Үзән,
Газиз нигезем - тормыш терәгем.
Куанычым - бердәм, тату гаиләм,
Шунда менә яшәвемнең бар кирәге.
Гомер елларын без үтә, дибез,
Гомер үтми.
Без үтәбез гомер юлларын.
Әти-әни нәсыйхәте белән
Таптым җирдә барыр кыйбламны.
Таңнан торып, мәктәбемә бара алсам,
Туганнарым, якыннарым исән булса,
Җан дуслардан әгәр Ходай аермаса,
Олы бәхет шушы була түгелме соң?
Садриева Камилә,
16нчы мәктәп укучысы

Көзге көн
(Оскар Усманов көе)
Көз каршыңа алтын сукмак җәя,
Җилләр исә - яфрак бураны.
Әллә нигә ялкауланды шунда,
Тынып калды Казан урамы.
Моны күреп, яңгыр, иренеп кенә,
Пычрак юллар буйлап атлады.
Ашыкмады. Кая ашыгырга?
Сукмакларны кат-кат таптады.
Мин дә аннан калышмаска тырышып
Күтәрдем дә куртка якасын:
-Әйдә, яңгыр! Минем белән
Син янәшә бүген атларсың.
Әй сөенде яңгыр. Бер - алдыма,
Биш артыма төште, шатланды.
Рәхмәт әйтеп, баштан сыйпады да
Иңнәремә менеп атланды.
Ә миңа соң... Миңа шундый рәхәт!
Көзге яшьле хискә төрендем.
Минем кебек тыйнак елмайды да,
Күк йөзендә кояш күренде.
Гыйльманова Гөлназ,
Васильевоның 3нче урта мәктәбе укучысы



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X