Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кечкенә кызның зур уңышы

Кешенең иң зур, иң кыйммәтле байлыгы - сәламәтлек. Озак һәм бәхетле яшисе килгән һәрбер кеше, иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Ә сәламәтлек нигезендә чисталык һәм тырышлык ята. Әйе, кеше тырыш булганда гына барысына да җитешә, өлгерә ала. Безнең 23нче балалар бакчасында эшләүче барлык хезмәткәрләр дә балаларның сәламәтлеге...

Кешенең иң зур, иң кыйммәтле байлыгы - сәламәтлек. Озак һәм бәхетле яшисе килгән һәрбер кеше, иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Ә сәламәтлек нигезендә чисталык һәм тырышлык ята. Әйе, кеше тырыш булганда гына барысына да җитешә, өлгерә ала.

Безнең 23нче балалар бакчасында эшләүче барлык хезмәткәрләр дә балаларның сәламәтлеге турында кайгырта. Без балаларга сәламәтлек өчен зарядка ясауның әһәмияте зурлыгын, һәр көн иртән зарядка ясарга иренмәскә кирәклеген, зарядканың күңелне күтәрә, тәнгә көч өстәгәнлеге, авырмас өчен үз-үзеңне һәрвакытта чиста йөртергә, яшелчә, җиләк-җимешне бары тик юып ашарга кирәклеге, тиешле вакытта кулны юарга, гимнастика һәм чыныктыру чаралары кулланырга, ел вакытына карап дөрес итеп киенергә кирәклеге турында әңгәмәләр үткәреп торабыз. Көн дә һәр төркем тиешле вакытта зарядка ясый. Бакчада физик күнегүләр белән бәйле чаралар бик еш үткәрелә. Сочида үткән Олимпиаданы да балалар зур кызыксыну белән күзәтеп бардылар.

Мондый тәрбиянең нәтиҗәсе бар. Балалар бакчадан тыш вакытларында төрле спорт түгәрәкләренә яратып йөри, ярышларда урыннар яулый.

Менә үзем эшләгән мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Заһидуллина Камиләне генә алыйк. Ушу буенча спорт секциясенә йөри. Бер карау белән күренеп тора: Камиләбез җыйнак, максатчан, тырыш. Бу сыйфатларны, әлбәттә, спорт бирә. Әле менә күптән түгел генә ушу буенча Татарстан беренчелегендә узган ярышларда Камиләбез үз яшьтәшләре арасында I урынны алып кайтты. Бер генә программа буенча түгел, ике программада хәтта! Хәзер Камиләнең копилкасында - өч медаль.

Әйтәсе килгәнем шул: спортны яратып җиңүгә омтылганнар киләчәктә, һичшиксез, тормышта да югары үрләргә менәчәк.

Гөлгенә Зәбирова.

23нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X