Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күбрәк түләгәндә капремонт тизрәк ясала

Район территориясендә 2014 елдан башлап күп катлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча озак вакытлы программа гамәлгә ашырылып килә. Ул 2043 елга кадәр исәпләнгән. Аны гамәлгә ашыру буенча ел саен план раслана. Заказчысы - республика капиталь ремонт фонды.

- Хәзерге вакытта планлаштырылган чаралар үтәлде, - дип сөйли ТКХ департаменты җитәкчесе Олег Анисимов. - Дәүләт торак инспекциясе (ГЖИ) ремонт ясалган 5 йортны кабул итеп алды, калганнарында кимчелекләр бетерелә. Мәсәлән, 2 йортта түбәдә эшләр бетерелмәгән һәм башка вак-төякләр бар. Боларның барысын да без 15 октябрьгә кадәр төгәлләячәкбез. Төп игътибар башкарылган эшләр актын тутыруга бирелә. Чөнки алардан башка ГЖИ йортны кабул итми. Шул ук вакытта 2016 елга да план әзерләнгән.
2015 елда капиталь ремонт өчен лимит 235,3 млн сум белән билгеләнгән (27 йорт, 92,05 мең квадрат метр, 4335 яшәүче) булган. Нәтиҗәдә шушы акчага 24 күпкатлы йортта 26 квадрат метрда түбә ремонтланган, 12сендә 26 квадрат метрда җылылык үткәрелгән һәм башкалар.
Ә инде территорияләргә килгәндә, акча түбәндәгечә бүленгән: Яшел Үзән - 201,7 млн сум, 17 йорт; Васильево - 20,3 млн сум, 4 йорт; Әйшә - 8,4 млн сум, 6 йорт, Карамалы Тау - 4,8 млн сум, 1 йорт.
- 2016 елга билгеләнгән лимит шул ук принцип, милек хуҗалары, ягъни йортларда яшәүчеләрдән җыелган акчага карап бүленәчәк, - дип сүзен дәвам итә Олег Анисимов. - Алданрак һәм күбрәк түләүчеләр капремонтка тизрәк исәп тота алалар. Шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә бурычлар булмаска тиеш. Кызганычка, әлегә кадәр республика еллык лимитны милек хуҗаларының җыйган акчасына пропорциональ рәвештә түгел, ә республика күләменнән чыгып бүлеп бирә. Мондый тәкъдим белән без ярашлы закон әзерләнгәндә үк чыккан идек. Шулай булганда гына перспективада район торак фондын норматив хәлгә китереп булыр иде һәм яшәүчеләр дә бездән шуны көтә.
Олег Анисимов билгеләвенчә, федераль закон буенча милек хуҗаларыннан 504,2 млн сум җыелган. Җыелган акча дәүләт тарафыннан билгеләнгән региональ операторларда саклана. Һәм ул шулай булырга тиеш тә. Кызганычка, кайбер ТСЖлар җыелган акчаны вак коммерция банкларында саклый. Әйтик, Яшел Үзәндә шундый 38 ТСЖ бар. Хәзерге вакытта алар белән аңлату эшләре алып барыла, чөнки бу ТСЖга кергән йортларның киләчәктә капиталь ремонтсыз калулары бар.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев