Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күбрәк һавада йөрергә, туйганчы ашамаска

Бер көнлек кенә тормышта яшибез кебек. Иртәгә ни буласын берәү дә белми. Тормышыбыз шулкадәр катлаулы ки, кеше бүген - бар, иртәгә - юк. Чөнки дөнья куа-куа иң зур байлыгыбыз булып торган сәламәтлегебезгә игътибар итәргә вакытыбыз җитми. Иртәгә дия-дия, дәваханәгә баруны сузып, ахыры аяныч бетәргә мөмкин булуын да беләбез, югыйсә.

Элек үлем-китемнең төп сәбәбе төрле инфекция авырулары булган булса, соңгы елда йөрәк-кан тамырлары сис­темасына бәйле авырулар саны артып китте. Инсульт, инфаркт, ишемия, кан басымы күтәрелү... Исемлекне озак санарга булыр иде. 2015 ел - йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип тә игълан ителде. Әлеге авырулардан ничек сакланырга һәм булдырмаска? Табиб, кардиолог-терапевт Лилия Әхмәтгалиева белән шул хакта сөйләшәбез.

- Лилия ханым, бүгенге көндә бик еш очрый торган йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын булдырмаска мөмкинме?

- Әлбәттә, барысы да үзебезнең яшәү рәвешебездән тора. Тапталган сүзләр булса да, әйтим: дөрес тукланырга, начар гадәтләрдән баш тартыр­га, күбрәк саф һавада җәяү йөрергә кирәк. Хәзер күбебез машинада гына җилдерә, гиподинамия нәкъ шул аз хәрәкәтләнүдән килеп чыга торган авыру да инде. Аны XXI гасыр авыруы дип тә йөртәләр.

- Авыруның беренче билгеләре һәм сез нинди ярдәм күрсәтәсез?

- Безгә күбрәк сулыш кысылудан, кан басымы күтәрелүдән, баш, йөрәк авыртудан, хәлсезлектән зарланып киләләр. Без инде тиеш булган беренче ярдәмне күрсәтәбез. Иң әүвәл, кан басымын үлчибез, гомуми кан анализы алабыз, шикәр, холестерин дәрәҗәсен билгелибез. Авыруны узи ясатырга, кардиограмма төшерергә җибәрәбез. Һәр табиб тикшерергә тиеш булган гамәлләрнең барысын да эшлибез. Аннан соң да авыруның хәлен күзәтеп торабыз.

- Табиб буларак халык медицинасына ничек карыйсыз?

- Берничек тә, дип әйтсәм ялган булмас, авыруларыма киңәш биргәнем юк, үзем дә кулланмыйм.

- Хәзер диета тоту бик нык модага кереп китте дисәк тә була, сез диета тотуга ничек карыйсыз?

- Һәр нәрсәнең дә чамасы булган кебек, диетаны да белеп тотарга, дөрес тук­ланырга кирәк. Ябыгам, дип организмга зыян салырлык булмасын иде. Көне буе ач йөреп, кичен туйганчы ашарга ярамый.

- Ә үзегез, табиб буларак, ничек тукланасыз?

- Гаиләм белән җиләк-җимеш, яшелчә күбрәк ашарга тырышабыз. Аш шулпасын пешергәндә, мәсәлән, итне бер кайнатып чыгаргач, суны түгеп, яңада кайнатам. Шулчакта ул бик майлы булмый. Майлы ризыкларны чамасын белеп кенә кулланырга кирәк.

- Газета укучыларга нинди киңәш бирер идегез?

- Инде алда сөйләп узганнарга өстәп, шуны әйтәсем килә: елга бер тапкыр, бер җирең авыртмаса да (бигрәк тә 45 яшьтән соң), табибка күренегез. Гомумән, табиблар янына йөрүдән куркырга кирәкми. Без сезнең һәр фикерегезне тыңлап, төпле киңәшләребезне бирергә һәрвакыт әзер.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X