Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казаннан нурланып кайттык

Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, дигән әйтем бар. Нинди халык турында әйтелгәндер бу, әмма норлатлылар турында түгел. Норлат халкы Ләлә Хаҗиева эшләгән игелекле эшләрне белә һәм шуның өчен аны чиксез хөрмәт итә.

Хәзер авыл кешесе ул оештырган чараларны көтеп кенә тора. Әле менә күптән түгел генә Ләлә ханым, 32 авылдашны бергә туплап, алар өчен Казанга экскурсия оештырды.
Башта Кол Шәриф мәчетенә юл алдык. Бу мәчеткә килгән саен киләсе килә. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә аннан сафланып, нурланып чыга. Сөембикә манарасы стенасына кулларын куеп авыз эченнән иң изге теләкләрен пышылдаган әби-апаларны карап тору - үзе бер тетрәндергеч күренеш. Теләкләрегез, һичшиксез, кабул булыр, апалар, чөнки алар чын йөрәктән әйтелде. Галиәскәр Камал театрына кергәнче биш сәгать эчендә музейда булдык, ресторанда тәмле ризык­лар белән тукландык.
Ә театрда Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектакле өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайтты. Фойеда театрның музыка бүлеге җитәкчесе Фоат Әбубәкеровның, бөтен халыкны үз янына җыеп, скрипка уйнавы гына ни тора! Спектакльдә артистларның искиткеч уйнавы, театр мохите авылдашлар тормышында матур бер истәлек булып калыр.
Рәис Садыйков.Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев