Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда зур ифтар ашы үтте

Бер урында биш меңләп кешенең бер үк вакытта авыз ачканын күргән юк иде әле.

Кояш баерга 2 сәгать кала "Казан-Арена" стадионы Коръән аятләреннән, үгет-нәсихәттән яңгырап торды. Кичә мөселман халкы җыелып, дини йола башкарды.


Быел өченче тапкыр оештырылучы республикакүләм ифтар мәҗлесе тарихта иң күп кеше авыз ачкан дини чара булып истә калыр, мөгаен. Халык ифтарга сәгать 19.00 дә үк җыела башлады. Алар "Казан-Арена" стадионында яңгыраган дини вәгазъ, Коръән аятьләрен тыңлап, күңелләренә тынычлык алды. Дөнья мәшәкатьләрен калдырып, сакраль яссылыкка күчте, иман байлыгы, рухи тормыш мәгънәләрен күңелләрендә янә яңартты...

Республика ифтарында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка дәүләт җитәкчеләре килгән иде. Авыз ачу мәҗлесендә Татарстан, Россиянең дин эшлекләре, Казан мәхәлләләреннән җыелган мөселманнар арасында башкалабызның балалар йортында тәрбияләнүче, физик мөмкинлеге чикле кешеләр дә бар.

Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, ураза хикмәтләре, ифтар йолалары турында бәян итте.

- Без бары Аллаһы Тәгаләгә ният итеп, ураза тотабыз. Гөнаһларны кичерүне сорап догалар укыйбыз. Раббыбыз кылган уразаларыбызны, догаларыбызны кабуллардан кылса иде, - диде Камил хәзрәт.

Татарстан Россиянең башка төбәкләре арасында үзенең күркәм әхлагы, ата-баба гадәтләренә тугърылыгы, дингә хәерһах мөнәсәбәте ягыннан да аерылып тора. Бездә дәүләт диннән аерылган булса да, республика күләмендә берничә мең кеше җыеп ифтар ашлары уздыру Татарстан имиджына тагын бер кат горурлык һәм җаваплылык өсти.

Рамазан - мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга өнди торган ай. Стадионга җыелган 5 меңгә якын кеше арасында ятим, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне күрү сөенечле булды. Димәк, алар да зур дини вакыйгадан читтә калмаган. Бу көнне аларны да мөселманнар үз тирәләренә сыендырган. Меңләгән кешенең бер җирдә дога кылып, намаз укуы башка дин әһелләрен дә дулкынланмый калдырмагандыр. Бердәм булып ачык һавада гыйбадәт кылу, сафларга тезелеп Раббыбызның нигъмәтләренә шөкер иткәндә барыбызның да күңеле изгелектә булды шикелле. Бар халык үз эченнән генә тыныч көннәргә, имин тормышта яшәүләренә шөкер итте, киләчәккә дә имин көннәр теләде.

Ихласлык һәм изге ният адәм баласының гомер буена төп баганасыннан санала. Татарстан мөселман дин лидерлары башлангычында оештырыла торган республика ифтары күпләребезгә уйлану, тормыш мәгънәсен аңларга ярдәм итә торган мәйдан булып торадыр. Татарстан район һәм шәһәрләрендә елдан-ел ифтар ашлары күбрәк уза башлады. Бу мәҗлесләрдә ислам диненнән ерак торганнарны да якты йөз белән каршы алалар. Һәркемгә кайнар аштан тыш, тәмле сүз әйтергә дә җай табалар...

Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр Шурасы рәисе, мөфтинең беренче урынбасарыРөстәм Батров: "Рамазан - шәфкатьлелек ае. Мәрхәмәтлелек һәркемгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Җир йөзендә явызлык кылучылар кимемәсме, йөрәкләре йомшармасмы дип, сөекле Пәйгамбәребез зәкатне хәтта иң явыз теллеләргә дә өләшкән. Шуның өчен мәчетләрдә оештырыла торган хәйрия ифтарларына теләгән һәр кеше килә ала. Кемнең йөрәгендә нәрсә икәнен Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Безнең максат - мохтаҗларга шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү", - диде.

17 июльдә Ураза гаетен бәйрәме ителә, 24 сентябрь көнне мөселманнар Корбан гаетен билгеләп узачак.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев