Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда республикакүләм ифтар ашы уздырыла

26 июнь көнне "Казан Арена" стадионында III республикакүләм ифтар ашы узачак. Бирегә биш меңләп мөселман җыелыр дип көтелә.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, мөнәҗәтләр башкарганнан соң, авыз ачып җәмәгать намазы укылачак. шунысы игътибарга лаек: Россиянең бер генә төбәгендә дә мондый дәрәҗәдәге ифтар ашлары үткәрелгәне юк әле. Чараны РФ Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе, стадион җитәкчелеге белән берлектә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

Республикакүләм ифтар мәҗлесе кысаларында"Игелекле кешеләр өчен игелекле гамәлләр!" хәйрия чарасы да уздырыла - шәһәр халкы ел саен үткәрелә торган ифтар ашында хезмәт күрсәтүдә ярдәм итә ала. Моның өчен 7715 кыска номерына ИФТАР сүзен язып, буш ара калдырып, аннан соң 250 санын язып смс-хәбәр юлларга кирәк.

Ифтар ашы сәгать 20.00 башлана. Узган ел "Казан Арена"да уздырылган мәҗлескә 2 меңнән артык кеше җыелган иде.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев