Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда кабат базарда янгын чыккан

Казанда Чехов базарында янгын чыккан. Сәбәпләре тикшерелә. Янгын турында хәбәр кизү бүлегенә бүген иртән 5:46 сәгатьтә килеп ирешә. "Гадәттән тыш хәл булган урынга Казан гарнизоны көчләре җәлеп ителде - барлыгы 12 берәмлек техника", - дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте. Бер катлы бинаның азык-төлек куелган агач...

Казанда Чехов базарында янгын чыккан. Сәбәпләре тикшерелә.

Янгын турында хәбәр кизү бүлегенә бүген иртән 5:46 сәгатьтә килеп ирешә.

"Гадәттән тыш хәл булган урынга Казан гарнизоны көчләре җәлеп ителде - барлыгы 12 берәмлек техника", - дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Бер катлы бинаның азык-төлек куелган агач стеллажлары януы ачыклана. Мәйданы - 4 квадрат метр, диелә. Санаулы минутлар эчендә янгын сүндерелә. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X