Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда Искәндәр Шагин белән хушлаштылар

Түбән Новгород өлкәсендәге һәлакәттә гомере өзелгән Татарстанның Каратэ федерациясе президенты Искәндәр Шагин белән хушлаштылар.

Ул федерация белән 2013 елдан җитәкчелек итте. Россия җыелма командасына Татарстанның Каратэ федерациясендә шөгыльләнүче дүрт спортчы керә. Шагин - фехтование буенча СССР спорт остасы, Татарстанныңның атказанган тренеры, ТР физик культура һәм спорт отличнигы иде.

Мәрхүмне соңгы юлга озатырга дуслары, туганнары, якыннары, хезмәттәшләре, шулай ук күп санлы укучылары һәм аларның әти-әниләре бар - йөзләгән кеше җыелган иде..

Искәндәр Шагинны Казанның Яңа татар бистәсе зиратына җирләделәр.

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев