Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда “Иң зур кабак үстер” конкурсы узачак

"Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә 23-27 сентябрьдә 17 нче тапкыр "Яшел хуҗалык: көзге чор" дигән махсус күргәзмә эшләячәк.

Күргәзмәдә Россия һәм БДБ илләренең 100дән артык компаниясе бакчачылык өчен кирәк булган файдалы товарлар, шул исәптән утырту материалларын да тәкъдим итәчәк. Теләге булганнар белгечләр белән киңәшләшә алалар. Күргәзмәдә күңел ачу программасы да каралган.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмә экспозициясе белән танышу өчен ел да Казанга 20 меңгә якын кеше - чәчәк үстерү, үсемлекләр, ландшафт архитектурасы буенча белгечләр, бакчачылар, шәһәр читендә үз йортлары белән яшәүчеләр, шәһәрнең эшлекле элитасы, Татарстан халкы һәм кунаклар килә.
Быелгы күргәзмә кысаларында "Иң зур кабак үстер" конкурсы уздыру күздә тотыла. Әлеге чарада катнашу өчен үзең үстергән кабакны 21 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәр "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгенә алып килергә кирәк. 23е көнне, ягъни күргәзмәнең беренче көнендә уңышны үлчәп караганнан соң, җиңүче игълан ителәчәк, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев