Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда балалар утырган җиңел машина Болакка төшкән

Юл-транспорт һәлакәтендә 3 машина бәрелешкән Кичә Казанда Уң як Болак урамында 3 автомобиль бәрелешкән, берсе Болакка төшкән. Юл-транспорт һәлакәтен күрүчеләр сүзләренчә, Infiniti җиңел автомобиле Татарстан урамы ягыннан Казан Кремленә таба хәрәкәт иткән. Уң як Болак һәм Чернышевский урамнары чатында ир светофорның кызыл төсенә Kia Spectra һәм Toyota Avensis автомобильләре арасыннан...

Юл-транспорт һәлакәтендә 3 машина бәрелешкән

Кичә Казанда Уң як Болак урамында 3 автомобиль бәрелешкән, берсе Болакка төшкән.

Юл-транспорт һәлакәтен күрүчеләр сүзләренчә, Infiniti җиңел автомобиле Татарстан урамы ягыннан Казан Кремленә таба хәрәкәт иткән. Уң як Болак һәм Чернышевский урамнары чатында ир светофорның кызыл төсенә Kia Spectra һәм Toyota Avensis автомобильләре арасыннан узарга тырышкан. Ике автомобильгә дә зыян салып, Infiniti җәяүлеләр чыга торган урында торган юл билгесен, юл буендагы киртәне аударган һәм Болакка төшеп киткән. Машина яны белән суга төшкән.

Йөртүче һәм пассажирлар арткы пыяланы ватып, мөстәкыйль рәвештә машинадан чыккан. Infiniti салонында биш кеше булган, шул исәптән 10-12 яшьләрдәге ике бала. 10 яшьлек малайны хастаханәгә алып бару таләп ителгән. Зыян күрүчеләр алган җәрәхәтләрнең дәрәҗәсе билгеләнелә, дип хәбәр итә Татар-информ мәгълүмат агентлыгы.

Фото http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/03/31/96182/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев