Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда 85 яшьлек кияү белән 62 яшьлек кәләш өйләнешкән

14-еннән алып 20-нче майга кадәрге атнада шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 516 сабый (281 ир бала һәм 235 кыз бала) тууы теркәлгән. Иң яшь анага - 19, иң олы яшьтәгесенә - 43.

Шушы вакыт аралыгында Казанның ГХАТ бүлекләрендә 165 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә 21 һәм 18 яшь, иң олыларына 85 һәм 62 яшь, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ Идарәсе.

Бу атнада әти-әниләр балаларына иң күбе Александр, Тимур, Әмир, Артем, Карина, Полина, Әминә исемнәре кушкан. Нәни казанлыларга бу атнада кушылган иң сирәк исемнәр - Әмирхан, Кәримхан, Севастьян, Злата, Зөһрә, Алиана дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми порталы.

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X