Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда 84 һәм 74 яшьлек карт белән карчык өйләнешкән

Узган атнада Казанда 238 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә 19 һәм 18 яшь, иң олыларына 84 һәм 74 яшь.

Шул вакыт эчендә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 523 сабый (281 ир бала һәм 242 кыз бала) тууы теркәлгән. Иң яшь әнигә - 18, иң өлкәненә - 41 яшь.

Бу атнада әти-әниләр балаларына иң күбе Эмиль, Дамир, Илья, Александр, Самирә, Әминә һәм Аделина исемнәре кушкан. Иң сирәк исемнәр - Лаврентий, Елисей, Аким, Марсель, Аселия, Инесса һәм Эльза.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев