Казан кызы Сабина Фәттахова “Little Miss Europe-2015” бәйгесендә гран-при отты
"Little Miss World-2015" халыкара балалар мәдәнияте һәм сәнгатенең юбилей фестиваленда "Little Miss Europe-2015" титулына ия булган Казанда яшәүче Сабина Фәттахова конкурста үзе эшләгән экологик проектны тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, 27-нче сентябрьдән 3-нче октябрьгә кадәр Төркиянең Анталия шәһәрендә "Little Miss World-2015" халыкара балалар мәдәнияте һәм сәнгате фестивале узды. Казанның 9 яшьлек кызы Сабина Фәттахова биредә гран-при алды һәм "Little Miss Europe-2015" титулына ия булды. "Татарстанның кечкенә принцессалары" региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наталья Киселева сөйләп үткәнчә, конкурста конкуренция шактый җитди булган. Чарада, Сабинадан кала, бөтен дөньядан 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәр булган 45 иң таланты кыз катнашкан.
Хәзер ел дәвамында Сабина, фестивальнең гран-при иясе буларак, "Татарстанның кечкенә принцессалары" региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә төрле хәйрия чараларында катнашачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми сайты.
Мәгълүмат матбугат.ру сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев