Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан биючеләрен өйрәтерлегегез бар

Яшел Үзәннең «Орфей» халык хореография коллективы шушы көннәрдә 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. 1999 елда Елена Васильева җитәкчелегендә Горький исемендәге мәдәният сараенда урнашкан коллектив шәһәр һәм районда төпле урынын алып тора. Бер генә чара да, бәйрәм дә алар катнашыннан башка узмый. Ә төрле бәйге-фестивальләрдә яулаган урыннарын санап бетерерлек түгел. Юбилейны...

Яшел Үзәннең «Орфей» халык хореография коллективы шушы көннәрдә 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. 1999 елда Елена Васильева җитәкчелегендә Горький исемендәге мәдәният сараенда урнашкан коллектив шәһәр һәм районда төпле урынын алып тора.
Бер генә чара да, бәйрәм дә алар катнашыннан башка узмый. Ә төрле бәйге-фестивальләрдә яулаган урыннарын санап бетерерлек түгел. Юбилейны исә зур концерт- тамаша белән билгеләп үттеләр. Тамашачылар, килгән кунаклар да мондый энергияле, шау-шулы, яшьлек дәрте ташып торган концертны күптән күргәне булмагандыр. Кайсы гына халык биюен башкармадылар. Сәхнә бер генә секундка да буш тормады.
Концертта студиягә яңа гына йөри башлаган бәләкәчләр дә, инде коллективның чыгарылыш биючеләре дә катнашты. Ә алар каян гына кайтмаган. Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Казан... Бу сәләтле егет-кызлар бүген кайда гына укыса да, биюгә булган мәхәббәтләрен һич кенә дә югалтмаган. Һәрберсенең дә шуның кадәр оста, бар җанын-тәнен биреп, сәхнәне дер селкетеп биюләрен күргәч, шаклар катасың, хәтта күзгә яшьләр килә. Юбилейга килгән кунаклар да гаҗәп­ләнүен яшермәде. Республиканың «Йолдызлык» телевизион фестивале генераль продюсеры Дмитрий Туманов үз бәясен бирде.
- Бернинди арттырусыз әйтәм, сездә Казан артистларын өйрәтерлек сәләт бар, афәрин димичә башка сүз юк сезгә.
Шулай ук район башлыгының коллективка 1 миллион сум күләмендә грант бирүе хакында күңелле хәбәрне дә җиткерде. Әйе, бүләкләр дә, матур теләкләр дә мул булды бәйрәмдә. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, үз эшенең чын остасы Елена Васильева һәм аның канаты астында шөгыльләнүче барлык балалар, егет-кызлар бу теләкләрнең барысына да лаек. Коллективка балаларын йөртүче әти-әниләр дә канәгать. Чөнки егет-кызларның урамда трай тибеп йөрергә вакыты юк. Аларның яраткан шөгыльләре бар. Юбилеең белән, «Орфей»!
Алия ГАЯЗОВА
Марат Хәялетдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев