Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Каз өмәсе – авыл тормышының бер бизәге (ФОТО)

Каз - ул кешеләр тарафыннан кулга ияләндерелгән иң борынгы кошларның берсе. Безнең борынгы әби-бабайлар да бу кошны бик теләп асраганнар.

Аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясасалар, итеннән бик оста итеп аш-су әзерләгәннәр. Ә каклаган каз затлы ризыкларның берсе булып саналган. Каз маен дәвалау өчен саклаганнар: кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр, салкын тигәндә дә каз маен эретеп эчкәннәр.
Акъегет авылы халкы зыялылыгы һәм эшкә уңганлыгы, булдыклылыгы белән аерылып тора. Алар элек-электән күп итеп йорт хайваннары һәм кош - корт асраганнар, шуларның иң зур урын тотканы каз булгандыр, мөгаен. Җәй көнне авылны икегә бүлеп торган Бүшәрмә елгасы, Боламый чогыры каз тавышыннан гөрләп торган.
Кыш җитеп, беренче кар төшү белән элек-электән татар авылларында каз өмәләре башланып киткән. Бу бәйрәм безнең авылыбызны да урап үтмәгән.
Онытылып бара торган каз өмәсе йолаларының, бүгенгәчә безнең авылыбызда сакланып калуы күңелләрдә зур горурлык хисе уята. Әле менә узган якшәмбедә бу бәйрәм Зәйтүнә Бургановаларда гөрләп узды. Бәйрәмнең бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлап оештырылуы, ата - бабаларыбыз мирасын саклап калу була түгелме соң?
Гөлинә Саттарова, Бөтендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак» оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе
Тулырак - газетабызның алдагы саннарның берсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев