Кайсы авыл башлыгы җиңүче?
ТРда «Иң яхшы муниципаль идарә хезмәткәре» бәйгесенә йомгак ясалды.
Җиңүчеләр арасында безнең район авыл башлыкларының да булуы шатландыра. Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин «Муниципаль берәмлекнең иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» номинациясендә Рәхмәт хаты һәм премия белән бүләкләнде. Шул ук бәйгедә Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Равил Кадыйров «Татарстан муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициативасы» номинациясендә җиңү яулап, Рәхмәт хаты һәм премия белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев