Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кайнар су белән тәэмин итүне бик озакка туктатканда нишләргә?

- Гамәлдәге закончалык буенча, кайнар һәм салкын суны бер айга 8 сәгатьтән һәм бер туктатканда 4 сәгатьтән дә артык вакытка өзәргә ярамый.

Кайнар суның норматив температурасы 60 градус. Ел саен башкарыла торган профилактик төзекләндерү аралыгында кайнар су белән тәэмин итү системасын ябу вакыты 14 тәүлектән артмаска тиеш. Әгәр дә коммунальщиклар күрсәтелгән срокларны арттыра икән, әлеге хезмәтне кулланучылар буларак, безнең хокук бозыла.
Планлы профилактик эшләр вакытында өйне сусыз калдыру кинәт булырга тиеш түгел. Аварияле ситуация булмаганда, коммуналь хуҗалык күп фатирлы йортта яшәүчеләрне 10 көн алдан кисәтергә тиеш. Белдерүдәге срок бозылу, шулай ук безнең хокук­ларны бозу булып санала. Мондый очракларда коммунальщиклар өстеннән шикаять белән прокуратурага яки дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X