Кайгыртучан әни
Юл хәрәкәте иминлеге - өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә актуаль тема. Яшел Үзәннең ЮХИДИ бүлеге «Кайгыртучан әни» бәйгесенә нәтиҗә ясады. Яшел Үзәндә беренче тапкыр үткәрелгән бу бәйгедә 147 бала катнашты. Алар үзләренең әти-әниләре белән караңгыда яктылык биреп торучы элементлар кушып тегелгән өс киемнәре модельләрен күрсәтте. Киемнәр декорациясе белән әниләр...
Юл хәрәкәте иминлеге - өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә актуаль тема. Яшел Үзәннең ЮХИДИ бүлеге «Кайгыртучан әни» бәйгесенә нәтиҗә ясады.
Яшел Үзәндә беренче тапкыр үткәрелгән бу бәйгедә 147 бала катнашты. Алар үзләренең әти-әниләре белән караңгыда яктылык биреп торучы элементлар кушып тегелгән өс киемнәре модельләрен күрсәтте. Киемнәр декорациясе белән әниләр генә түгел, ә әтиләр һәм әбиләр дә шөгыльләнде. Төп бурыч балалар иминлеге мәсьәләсенә игътибар юнәлтү булды. Бөтен катнашучылар сертификатлар һәм бүләкләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев