Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кайда соң сезнең кабер?..

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы тәмамланганга да инде 71 елдан артык вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, дошманнарга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.

Татарстан республикасы буенча каһарманнарга багышлап 28 томлык Хәтер китабы нәшер ителде. Анда сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, яралардан үлгән якташларыбыз турында мәгълүмат тупланган. Бу китап - туган җирнең азатлыгы өчен башларын салган Татарстан уллары һәм кызларының якты истәлеге алдында яңа буыннарның баш июе билгесе.
Соңгы вакытта сугыш чорында хәбәрсез югалган, дип саналган күпчелек каһарманнарның кайчан һәм кайда һәлак булу урыннары турында мәгълүмат билгеле булды. Бу мәгълүматны сугышчының туганнарына, авылдашларына җиткерәбез:
Волостнов Василий Петрович, 1906 елда туган, авылы - ?, 4нче Удар Армия, 1941 елның декабрендә һәлак була, Тверь өлкәсендә җирләнә, районы, авылы билгесез.
Гайнуллин Хәбиб Гатаулла улы, 1908 елда туган, Тугай авылы, 257 укчы дивизия, 1943 елның 11 февралендә һәлак була, Псков өлкәсенең Великолуковский районында, 157,3 биеклегендә күмелә.
Гыйниятуллин Рәхим, 1905 елда туган, Түбән Урысбага, 1942 елның сентябрендә һәлак була, Смоленск өлкәсендә күмелә, районы, авылы?
Денисов Сергей Павлович, 1919 елда туган, Утяково, 22.12.1941 елда лазаретта үлә. Польшада 08.07.1941 елда әсирлеккә эләгә, Светожов шәһәре тирәсендә 8нче (308) шталагта (әсирләр лагерында) үлә, шунда күмелә.
Дорофеев Павел Николаевич, 1923 елда Ислам авылында туган, 1943 елның 9 августында һәлак була, Полтава өлкәсе Опошнянский районы, Любки авылында җирләнә.
Журавлев Петр Иванович, 1904 елда Әйшә авылында туган, 31.03.1942 елда һәлак була, Смоленск өлкәсе, Демидовский районы Тюльки авылында күмелә.
Ильмухин Сәйдулла, 1910 елда Норлат авылында туган, Германиядә 19.01.1942 елда әсирлектә Берген шәһәрендә үлә һәм шунда күмелә.
Коновалов Вячеслав Алексеевич, 1921 елда туган, авылы - ?, кече сержант, 16.09.1941 елда Украинада Пирятин шәһәре тирәсендә үлә һәм шунда күмелә.
Ксенофонтов Иван Петрович, 1918 елда Успенка авылында туган, 23.02.1942 елда һәлак була, Смоленск өлкәсе, Руднянский районы, Дубровка авылында күмелә.
Лефанин Степан Васильевич, 1908 елда туган, авылы - ?, 1941 елның октябрендә һәлак була, Полтава өлкәсендә күмелә, районы, авылы - ?
Матвеев Федор Леонтьевич, 1919 елда Бритвино авылында туган, 06.07.1941 елда һәлак була, Житомир өлкәсендә күмелә. Районы, авылы - ?
Сәгъдиев Салих Сәгъди улы, 1918 елда Татар Әҗәле авылында туган, 1941 елның декабрендә һәлак була, Тула өлкәсендә күмелә. Районы, авылы - ?
Сибгатуллин Гатаулла Сибгат улы, 1902 елда Олы Шырдан авылында туган, 04.01.1942 елда үлә, Запорожьеда җирләнә. Районы, авылы - билгесез.
Сираҗиев Гаяз Муса улы, 1904 елда Норлатта туган. 1943 елның февралендә Марий Эл республикасының Суслонгер станциясендә үлә. Күмү урыны күрсәтелмәгән.
Терехин Николай Пет­рович, 1918 елда Танай авылында туган, лейтенант, парторг (1нче батальонда), 727нче укчы полк, 6 гвардия армиясе. 14.07.1943 елда һәлак була. Белгород өлкәсе, Ивнянский районы, Толстой исемендәге авылда күмелгән.
Туранов Иван Федорович, 1914 елда Исаковода туган. 03.08.1943 елда һәлак була. Курск өлкәсе, Томаровский районы, Александровка авылында күмелгән.
Фирсов Петр Иванович, 1923 елда Рус Исламында туган, 104нче гвардия укчы полк, 36нчы гвардия укчы дивизия, 1944 елда һәлак булган, Кировоград өлкәсендә, Карповка авылында күмелә. Районы - ?
Хәмидуллин Гариф, 1914 елда Мулла Илендә туган, 80нче чаңгы батальоны, 257нче укчы дивизия, 03.02.1942 елда һәлак була. Псков өлкәсе, Великолуковский районы, Липенка авылында күмелә.
Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк! Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен!
Рәхмәт Сезгә, исән калганнар,
Мәңге хәтердә һәлак булганнар.
Әхәт Садриев, тарихчы-эзтабар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев