Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Картлык килә дә җитә

Гайбәт сөйләү дип кабул итмәгез, күршем турында язарга булдым әле. Яшь, чибәр чагында күрше хатыным, ирен санга сукмыйча, «сулга» йөрергә ярата иде. Күңел ачып, рәхәт яшәп калыйм, дип уйлады булса кирәк. Түзде ире, балалар хакына дип, әмма түземлекнең дә чиге була икән. Һәм кызык итте хатынын: үзе дә уҗымга чыга...

Гайбәт сөйләү дип кабул итмәгез, күршем турында язарга булдым әле. Яшь, чибәр чагында күрше хатыным, ирен санга сукмыйча, «сулга» йөрергә ярата иде. Күңел ачып, рәхәт яшәп калыйм, дип уйлады булса кирәк. Түзде ире, балалар хакына дип, әмма түземлекнең дә чиге була икән. Һәм кызык итте хатынын: үзе дә уҗымга чыга башлады, аннан хатыныннан бөтенләйгә китте. Улы, кызы да, үсеп, үзләре гаилә корган иде инде.
Күршем олыгая барган көндә өч бүлмәле фатирында ялгыз утырып калды. Үкерепләр елый, ләкин терсәкне тешләп булмый икән, якын булса да. «Үзем гаепле. Алтын куллы, минем өчен өзелеп торган иремнең кадерен белмәгәнмен. Хәзер көч тә, саулыгым да юк. Дуслар да качып бетте, туганнар да сирәк килә. Минем кебек ир кадерен белмәгәннәр картайган көндә ялгыз кала икән ул», - дип, ирен сагынып елый. Мәхәббәтенә, иренә хыянәт иткән ялгыз хатынга күршеләр дә сирәк керәбез. Яшьлек, давыл кебек, уза да китә, картайган көнеңне әзрәк уйларга кирәк шул.
Ялгыз калган мондый карчыклардан гыйбрәт алырга, аларның хатасын кабатламас­ка кирәк, шуның өчен генә кулыма каләм алырга мәҗбүр булган идем. Бастырсагыз, кемгә дә булса, файдасы тияр, бәлки.
Алсу Карпова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев