Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карта номерын белүнең мең төрле юлы бар

Соңгы вакытта интернет аша төрле әйберләр сатып алганда урлау очрак­лары арткан.

6 сентябрьдә бушлай белдерүләр сайтында 39 яшьлек Яшел Үзән кызы кулай бәядән «ВАЗ-2112» машинасын таба һәм күрсәтелгән номер буенча шалтырата. Ялган сатучы (аның сүзләре буенча ул Ульян шәһәрендә) алдан 4500 сум акча күчереп куярга куша. Бик тә машиналы булырга теләгән хатын-кыз акчаны күчерә. Тик сатучы кинәт кенә авырып, дәваханәгә эләккән булып чыга. Терелеп чыгуга машинаны Яшел Үзәнгә китерергә вәгъдә бирергә дә онытмый. Аннан сатучының улы дип таныштырган кеше шалтыратып, күчергән акча өчен рәхмәт укып (ул аларга дәваланыр өчен бик тә ярап куйган имеш), тагын 18 мең сум акча сорый. Монысы инде операция ясар өчен кирәк икән. Рәхмәт йөзеннән машинаны 15 мең сумга арзанракка сатарга вәгъдә бирә. Бу юлысы сатып алучы хатын-кызга мондый вариант ошамый. Һәм аңа акчаны кире кайтарып бирергә теләүләрен әйтәләр, моның өчен банк картасы номерын сорыйлар һәм «мобиль банк» операциясен дә кабызырга кирәк була. Машина ала алмаган ханым аферистлар кулына эләгүен яхшы аңлап, бу хакта полициягә хәбәр итә.
ОМВД хезмәткәрләре хәбәр итә: Интернет челтәреннән алынган мәгълүматны кулланганда сак булыгыз. Исегездән чыгармагыз: мошенниклар төрле сәбәп табып (товар өчен алдан түләп кую һ.б.), картагызның номерын белергә тели. Нәтиҗәдә җиңел генә картадан акча ала.
Лилиана Куликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев