Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карашәмдә ФАП ачылды

Карашәм авылында тирә-як авылларда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтергә тәгаенләнгән модульле яңа ФАП ачылды.

Авыл җирлекләрендә мондый төр учреждениеләр ачу Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «2012-2016 елларда халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмне камилләштерү» республика максатчан программасы нигезендә башкарыла. Бүгенге көндә район авылларында шундый 8 яңа ФАП халыкка ярдәм күрсәтә инде.
Төзелешкә 2 млн 486 мең сум тотылган. Аны Азнакайның «Нефтьмаш» заводы кыска срокларда башкарып та чыккан. ФАП нибары ике ай эчендә төзелеп файдалануга тапшырылган.
- Мин монда иң беренче чиратта халыкка медицина хезмәте күрсәтүчеләргә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бу уңайлыклар сезнең өчен, әлбәттә, - ди район башлыгы Александр Тыгин, совет заманнарыннан ук калган, бүгенгә кадәр җимерек хәлдәге ФАПларда да халыкны кабул итеп, сыйфатлы дәвалаган авыл медикларына мөрәҗәгать итеп.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 38нче саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X