Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Караңгылык капламасын

Ут... Ләкин ул кайда яши соң? Әллә аны кемдер ясыймы?.. Шушы юлларны язарга да өлгермәдек, кыңгырау чылтырады. Дәрес бетте. Укытучы апабыз, дәвам итеп, ут турында өйдә язып бетерегез, диде. Бу юлларны укып, бик-бик озак уйланып утырдым. Кичке аштан соң бу сорауны әтиемә дә бирдем. Ул миңа ут турында менә нәрсәләр...

Ут... Ләкин ул кайда яши соң? Әллә аны кемдер ясыймы?..
Шушы юлларны язарга да өлгермәдек, кыңгырау чылтырады. Дәрес бетте. Укытучы апабыз, дәвам итеп, ут турында өйдә язып бетерегез, диде. Бу юлларны укып, бик-бик озак уйланып утырдым. Кичке аштан соң бу сорауны әтиемә дә бирдем. Ул миңа ут турында менә нәрсәләр сөйләде.
- Безгә кирәкле утны зур гидроэлектростанцияләр эшләп чыгара. Аннан чыбыклар аша ут подстанциягә бара һәм безнең өйләргә дә килеп җитә. Утны, бүлмәдән чыккач, сүндерергә кирәк, кечкенәдән сакларга өйрән, кызым, - диде дә, аш бүлмәсендәге утны сүндереп куйды.
Әй, рәхәтләнәбез инде өйдә ут булгач! Телевизор да карыйбыз, компьютерда да уйныйбыз, магнитофоннан матур көйләр дә тыңлыйбыз. Аш бүлмәсендә зур суыткыч, иттарткыч һәм тагын, тагын... Барысы да электр белән эшли. Барлык бүлмәләрдә дә матур-матур люстралар. Чү! Өйдә булган никадәр прибор электр уты белән эшли икән бит.
Димәк, гидроэлектростанцияләр бертуктаусыз эшләп торырга тиеш. Ә бервакыт алар ватылса? Нәрсә була соң? Караңгылык! Юк, аның турында уйларга да куркыныч. Ут булмаса, мин бит кызыклы китаплар да укый алмыйм, матур рәсемнәр дә ясый, музыка мәктәбенә дә әзерләнә алмыйм. Димәк, без электр энергиясенә сакчыл карарга тиеш! Мәктәптә биргән өй эшләрен көндез якты вакытта эшләп куярга, бер бүлмәдән икенче бүлмәгә кергәндә утны сүндерергә, телевизордан бары тик кирәкле һәм кызыклы тапшыруларны гына карарга, магнитофон тыңлаганчы рәхәтләнеп үзеңә җырлап йөрергә... Салкын көннәрдә җылыткыч мичләрне куймыйча, җылылык турында алдан кайгыртырга: тәрәзәләрне, ишекләрне җылытырга.
Барлык балалар дә минем кебек уйласа, кизү укучылар утны вакытында сүндерсә, кирәкмәгәнен кабызып тормаса, безгә ут бик озакка җитәр дип өметләнәм. Мине һәр укучы ишетсен иде!
Мөхетдинова Динә,
16нчы урта гомуми белем бирү
мәктәбенең III сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X